tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Герман көе»н концерт саен җырлыйм»
«Герман көе»н концерт саен җырлыйм»

«Герман көе»н концерт саен җырлыйм»

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовны белмәгән, аның көчле, үзенчәлекле бәрхет тавышын яратмаган, тальянда өздереп уйнаганын тыңламаган татар бармы икән?! Тирән фикерле, юмор хисенә бай сөйләме белән дә ул үзенә җәлеп итә. Тальянына кушылып халкыбызның «Герман көе»н башкаруы белән генә дә татар җыр сәнгате тарихында тирән эз калдырган җырчы ул Фән Вәлиәхмәтов. Репертуары бай аның. Халкыбыз җырлары белән беррәттән Бәхти Гайсин, Мөфтәдин Гыйләҗев, Рим Хәсәнов, Нур Даутов, Фәнир Галимов иҗат иткән җырларны башкарып та тамашачы яратуын яулаган шәхес ул. Россиянең кайсы төбәгенә барып чыгыш ясаса да, татар тамашачысы аны алкышларга күмә, рәхмәтен җиткерә. Бөтендөнья татар конгрессы уздырган чараларда да  катнаша, журналистлар белән дә теләп аралаша. Шундый бер сөйләшүне бүген «Татарлар» газетасын укучыларга да тәкъдим итәбез.

 

 

Фән абый, ничә ел дәвамында сез сәхнәдә һәм ничә ел сезнең кулда тальян гармун икәнен исәпләп караганыгыз бармы?

– 1969 елдан бирле сәхнәдә җырлыйм мин. Ярты гасырдан артык дисәк тә була. Шулай бервакыт концертлар белән йөрибез, режиссерыбыз – Фатыйх Исханов. Бер клубта кулыма ике рәтле матур тавышлы хромка гармун килеп эләкте. Уйнап җибәрдем дә, Фатыйх әйтә: «Кара әле, кулың гармун тота белә икән бит. Тальянда уйнарга өйрән, тиздән республика күләмендә тальянчылар арасында зур бәйрәм булачак», – ди. Тальян алдым, хромкадагы кебек уйнап җибәрәсе килә. Булмый гына. Көйли торгач, өйрәнеп, 1985 елның май аенда беренче тапкыр тальянны кулыма алып зур сәхнәгә чыктым. Башкортстанда Бөек Җиңүнең 40 еллыгына, республика күләмендә узган тальян гармун бәйрәме иде. Анда 800 ләп тальянчы – сугыш ветераннары килгән. Урам тулы тальянчы! Өч көнгә сузылды ул бәйрәм. Мин шунда үзем тальянда уйнап «Герман көе»н башкардым. Шул вакыйгадан соң: «Сине тальяннан башка күз алдына да китермибез», – дип еш кына концерт программаларына кертә башладылар. Шуннан бирле 35 ел кулда тальян. «Герман көе»н концерт саен җырлыйм. Җырламасам, яу кырында башын салган 20миллион батыр рәнҗеп ятыр кебек тоела. Тагын соңгы елларда якын дустым, композитор, автор-башкаручы Фәнир Галимов идеясе белән, тальянның дәрәҗәсен күтәрүне дә истә тотып, «Үзем уйныйм, үзем җырлыйм» дигән минем исемдәге бәйге игълан иттек. Аны Бөтендөнья татар конгрессы да күтәреп алды. Ике тапкыр Туймазыда уздырдык, берсе Казанда үтте. Уйнап җырлаучы катнашучылар да, җиңүчеләр дә бар. Ни кызганыч дип әйтимме, бүләкләрен алып кайталар да, гармуннарын сандыкка салып куялар – сәхнәдә йөрмәүләре күңелне әрнетә. Тальян тартып һаман берүзем калам. Сәхнәдә генә түгел, авылларда да хәзер гармун тавышы бик сирәк ишетелә. Элек безнең бабайлар гармун тартып сугышка гына китмәгәннәр, төрле бәйрәмнәр, Сабантуйларда, солдат озатканда авыллар гөр килгән. Хәзер бу күренешләр юк дәрәҗәсендә. Авылларда гармун уйный белүче дә юк инде. Безнең Хафиз авылында мин үскән чагында 28 йорт, 25 гармунчы идек. Хәзер инде авыл да юк… Переспективасыз дип 80 елларда Башкортстанда биш меңнән артык авылны бетерделәр. Ел да җәен кайтып, авылымның табигатен карап, һавасын сулап, зыярат кылып киләм. Җирсү…

Бүгенге көндә ни эшләр бетерәсез?

– Мин күптән пенсиядә бит инде. Башкортстанның Шаран районы үзәгендә яшәп ятам. Ун ел Чаллыда яшәгәннән соң, йорт төзеп, кире туган якка әйләнеп кайттым. Хатын белән икәү генә авылча яшәп ятабыз. Балалар – улларыбыз Руслан, Раушан, Румзан башлы-күзле булып беттеләр. Үз тормышлары, үз язмышлары белән яшиләр. Берсе – Уфада, берсе – Чаллыда, берсе Туймазы шәһәрендә. Дүрт оныгыбыз бар: икесе малай, икесе кыз.

Фән абый, Татарстанда каласы килмәдеме?

– Әнкәй дә олыгайды, күз-колак булырга кирәк иде. Ул: «Улым, кайт инде», – дия торгач, дустым Фәнир Галимов та «абзый, әйдә бергә яшик», дип чакырып торгач, кире Башкортстанга кайтып киттек. Шулай итеп, русчалап әйткәндә, әнкәй белән Фәнир дустым «уговорили».

Фәнир Галимов белән иҗат бергәлегегез көчле. Сезне аерым күзаллап та булмый кебек хәзер.

– Иҗатыбыз гына түгел, дуслыгыбыз да нык. Без Фәнир белән 1991 елдан бирде аралашабыз. Ул җырлар яза, мин аларны отып алып җырлый башладым. 30 елга якын бергә инде без.

Авылда яшәгән кешенең мәшәкате бик күп бит инде. Хайван да асрый, бакчасы да бар дигәндәй… Иҗатка вакыт каламы соң7

– Бу эшләрне хатыным башкара. Мин табучы гына. Ул малларны да карый, кош-корт та үстерә, бакча да аның җилкәсендә. Шулар өстенә мин дә бар әле. Мине дә тәрбияләп тора.

Сәхнә кешесе күз өстендәге каш кебек – гел игътибар үзәгендә. Артист кешегә тамашачы хатын-кыз карашы да булмый калмагандыр Сезнең гаиләгә көнләшү хисе кагылмадымы?

– Яшь чакта булгалады инде. Дус дигән дошманнар да була бит. Кызың туды, улың туды дигән телеграммнар да килгәләде. Хатыным Светлана өйдә бит, кулына килеп керә, ул кул куеп ала аларны. Дөреслек ачыклангач, моның шаяру икәнен аңлагач, көнләшүләр узды. Түзде хатын. Ул түзмәсә, яшәп булмаган булыр иде. Быел 30 августа гаилә корганыбызга 45 ел була, Аллаһ бирсә. Хәзер инде, олыгайдык, гастрольгә киткәндә: «Бар, җырлап күңелеңне басып кайт», – дип озатып кала.

Фән абый, сез бүгенге тормышыгыздан канәгатьме?

– Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткәнмен икән, мин хатыныма бик рәхмәтле. Ир-атны бар иткән дә, юк иткән дә хатын-кыз диләр. Ул бөтен гомерен миңа багышлады. Иҗатымда да төп рольне уйнады хатыным. Миңа җыр бирәләр, эшкәртәм, бер калыпка салам да, Светланага күрсәтәм. Тамашачы кабул итәчәкме, юкмы – беренче бәяне, фатыйханы ул бирә. Ошамаса: «Бу җыр синеке түгел, әнә теге җырчы башкарсын, бу җырны шуңа бир», – дип исеменә кадәр әйтә.

Үзегезгә иң зур теләгегез, хыялыгыз нәрсә?

– Тазалык. Хәзер 70 яшькә җитеп килгәндә, әллә нәрсәләр хыялланып, моны эшлим, тегене эшлим дип планнар корып утыра торган вакыт түгел. Мин инде 50 ел сәхнәдә. Бу гомер эчендә халык мәхәббәте дә яулангандыр. Кая барсам да, таныйлар. Олы яшьтәге абыйлар, апалар рәхмәт әйтеп, аркадан сөеп китәләр. «Син яшәтәсең, синең җырын яшәтә», – дип әйтүчеләр дә бар. Менә шуңа сөенеп яшим инде. Гомер эчендә яшь вакыттагы теләгемә ирешкәнмендер дип уйлыйм.

Җырчы булмасагыз, кем булган булыр идегез?

– Кулым зәгыйф булгач, физик эш эшләү миңа кыенрак булды инде. Бәлки инженер булган булыр идем. Хезмәт юлымны кино күрсәтүче булып башладым, бәлки шул юлдан киткән булыр идем. Мәдәният тирәсендә кайнашыр идем инде.

Кулыгызның зәгыйф булуы ул тумыштанмы?

– Әйе. Элек кыш көне комбаенны утырып саву дигән әйбер бар иде. Аны мин беләм, сез белмисез. Көлтәләп басуда ашлыклар кала. Комбайн да шунда торып кала. Комбаенны кабызалар. Ул йөрми генә көлтәне суктыра. Икенче ягыннан ашлыкны капчыкка тутырып, ат белән келәткә ташыйлар. Әнкәй сөйләгәнне сөйлим инде. «Шунда көлтә тыгып утырганда, синең белән авырлы чакта барабанга барып кердем», – ди. Кулын көлтә суырып алган. Двигателе сүнгән дә, комбайн туктаган. Ходай саклаган. Әнкәй исән калган. Шуннан ул ай кушылып туган дип төш күргән. Аны бер әбидән юраткан. «Күңелеңә авыр алма, балаң гарип булып туа», – дигән әби. Әнкәй мин туганны бик борчылып көткән. Мин тугач, кулымның гарип икәнен күргәч, кочаклап елый башлаган. Кендек әбисе әйткән шунда: «Борчыла, бу балаң ил бәһасе кеше булачак», – дигән. Ходайның амин дигән вакытына туры килгәндер инде, кайларда гына кул чапмыйлар да, кайларда гына рәхмәт әйтмиләр.

Гармунда уйнарга өйрәнүе авыр булдымы?

– Авыр булды. Балачакта теләгем булса да, гарип бармагың белән каян синнән гармунчы чыксын дип көләрләр иде. Үҗәтлек көчле булгандыр инде, качып, кешедән гармун сорап торып – үземнеке юк – тәки өйрәндем. Миннән көлүчеләр, ике куллы булсалар да, минем кадәр уйнарга өлгерә алмадылар. Теләгемә ирештем, үзем теләгәнчә яшәдем. Гомумән алганда, тормышыма да, хатыныма да, дусларыма да рәхмәтле.

Фән абый. Сезнең юбилейны Казан сәхнәсендә гөрләтергә насыйп булсын. Сәламәтлектә, тигезлектә яшәп, оныкларыгызның туенда тальян сузырга язсын!

Гөлгенә САБИРОВА

“ТАТАРЛАР”  газетасы

май, 2020 ел

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*