tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбур мамык шәле яңа биеклекне яулады
Оренбур мамык шәле яңа биеклекне яулады

Оренбур мамык шәле яңа биеклекне яулады

Россия Герое, космонавт Олег Кононенко «Оренбур мамык шәле көннәре» акциясе барышында Галәмдә булып кайткан Оренбур мамык шәлен өлкә сынлы сәнгать музеена коллекциягә тапшырды. Аның авторы – танылган Сарыкташ шәл бәйләүчесе Миннур Ишмөхәммәтова. Тантаналы чара Ростроповичлар исемендәге Оренбур дәүләт сәнгать институты залында узды.

Оренбур шәлләре бәйләнгән кәҗә мамыгы Җир планетасын әйләндереп алган ак болытларга охшаган.  Әгәр мамык могҗизасы бизәкләренә карасаң, «бодай» чәчелгән басуларны, «еланчыклар» рәвешендәге елгаларны, «кыек рәтле» сукмаклары булган тауларны, күрелмәгән җәнлекләрнең эзләрен күрәсең, ә бу дөньяның үзәгендә «Кояш әйләнеше».  Өрфия шәлгә кагыласың, мамыкның нечкә кыллары басынкы агымлы дала кылганнарын хәтерләтә. Оренбур мамык шәле – җылылык, яктылык, хәрәкәт, тормыш белән тулган, туган җиргә, үз Ватаныңа карата зур мәхәббәт белән сугарылган үзе бер бөтен дөнья.

— Россия беренче тапкыр галәмгә чыккан кешене дөньяга бүләк итте. Юрий Гагарин Оренбур миңа канатлар бирде, дия иде. Безнең илнең үз кыйммәтләре бар. Аларның берсе – Оренбур мамык шәле. Космик биеклекләргә ирешү өчен аны очышка алу карары да акланырлык иде. Бу идея оренбурлыларда туды, ә мин аны бик теләп хупладым һәм башкардым. Орбитада ул шәлдән җир җылысы иңә иде, ул миңа йортым, туганнарым, искиткеч ярдәмчел оренбурлылар турында искә төшерде, – диде Олег Дмитриевич. Россия Герое яулыкның МКСта аның каютасында саклануы турында сөйләде. Ул аны өч тапкыр махсус капчыктан алып чыгара. Беренче һәм икенчесе фотосессия һәм видеога төшерү өчен. Ә өченче тапкыр аны ябынып очарга хезмәттәше – америка астронавты Энн Макклейн ханымга тәкъдим итә.

Тамашачыларга галәмдә төшерелгән фильм күрсәтелде. Анда «Союз МС-11» корабле командиры Олег Кононенко шәлнең Галәмдә 204 тәүлек дәвамында сәяхәт итүе турында сөйләде. Бу вакыт эчендә Халыкара космик станциясе 139 миллион километр үтеп, җир тирәли 3264 тапкыр әйләнеп чыккан.

– Сезнең һәм сезнең экипаждагы иптәшләрегез ярдәме белән Оренбур мамык шәле яңа биеклекне яулады. Әгәр элек Оренбур ягы символын җир шарының барлык почмакларында да беләләр дисәк, хәзер ул җир орбитасында да булды, – дип мөрәҗәгать итте космонавтка губернатор Денис Паслер.
Исегезгә төшерәбез, Кононенко Оренбурда берничә ел элек булган иде. Ул өлкә сынлы сәнгать музееның мамык шәлләр галереясеннән алган тәэсирләре астында калган. Нәкъ менә шул вакытта Оренбур символын космоска җибәрү идеясе туа. Сарыкташ районының Жёлтое авылыннан дөньякүләм танылган бәйләүче Миннур Ишмөхәммәтованың мамык эшләнмәсен 2018 елның декабрендә космик орбитага җибәрделәр.

Олег Кононенко Галәмдә ярәшү балдагы аша паутинканы сузып чыгарган. Оренбурдагы чарада да ул моны кабатлады. Аның сүзләренә караганда, экипажның барлык әгъзалары Оренбур паутинкасын югары бәяләгән. Ул бигрәк тә НАСА астронавты Макклейн Энн Шарлотка ошаган. Америкалы аны хәтта җилкәсенә ябып караган. Сүз уңаенда, мамык шәлендә Халыкара космик станциянең рәсми борт мөһере бар.

Ул бүләк иткән җылылыкны ана кулларының йомшаклыгы, туган йортның назлылыгы белән чагыштыралар. Яулык чын саклаучы буларак, каплаячак һәм җылытачак, көч һәм өмет бирәчәк, тынычландырачак, мәхәббәт һәм матурлык бүләк итәчәк. Оренбурлылар юкка гына: «Әгәр яхшы куллар шәлне бәйләсә, ул барысын да үз осталыгы, чын халык сәнгате белән шаккатырып, балдак аша узачак», – дип әйтмиләр.

Яулыкның авторы Ишмөхәммәтова Миннур Гыйззәт кызы – күп санлы сәнгать күргәзмәләрендә катнашучы, югары класслы мастер-рәссам. Оренбур өлкәсенең Сарыкташ районы Жёлтый авылында туа. 1995 елга кадәр – Оренбур мамык шәлләре комбинатының Жёлтый бүлегенең өрфия шәлләрен бәйләүче. 2007 елда Оренбур өлкә Туган якны өйрәнү музеенда беренче шәхси күргәзмәсе уза.

Фәннур Гайсаров.

Оренбур шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*