Халкыбызның бик күп күңелле бәйрәмнәре, кызыклы йолалары бар. Элек-электән кыш җиттеме, авылларда каз өмәләре башлана торган иде. Татар Каргалысы авылында да шул гореф-гадәт бүген дә саклана.
22 декабрьдә каз өмәсе гөрләп узды. Бездә каз өмәсе – татар яшьләренең иң яраткан, көтеп алган йолаларның берсе. Ул бигрәк тә кызлар өчен мөһим санала. Чөнки каз өмәсендә кызлар сыналган, кемнең кем булуы күренгән.
Шулай тәҗрибә туплап, серләшеп, җырлап, барлык шартларын туры китереп, каз өмәсен башладык.
Кыйблага каратып, “Алаһу әкбәр” әйтеп, казның муенын ышкып җибәреп, канын агызгач, беренче итеп тәпиләрен кисеп алырга кирәк. Шулай эшләмәгәндә, каз итенең барлык тәме тәпиләренә китә.
Канатның очын кисеп алгач, калган каурыйларын өзеп алырга кирәк. Канат очы бөтен эшкә дә ярый – идән, мич алды себерергә, мәсәлән. Ә озын каурыйлары – кыстыбый пешергәндә май сөртергә уңай, күмәч пешергәндә камыр өстенә йомырка сөртергә бик ятеш була. Иң мөһиме, канат астындагы 7 харам каурыйларны алып ташлау. Харам каурыйлар мендәр эченә эләгергә тиеш түгел. Эләксә, кеше йоклаганда бик саташа.
Түш мамыгы мендәргә йомшак була. Сырт мамыгыннан түшәк ясыйлар.
Иң кызыгы – казның эчен яру. Эчәкләрен өзмичә, башка әгъзаларын имгәтми генә алырга кирәк. Эчәгеннән маен аерып, аны эреткәч – өшегән тән, бит тиресенә, колак сызлаганда – колак артына сөртсәң, шифасы бик зур.
Казларның мамыгын, эчен чистартып беткәч, аларны көянтәләргә элеп, “Каз канаты” җырын җырлап, төшеп киттек Сакмар елгасына – бәкегә. “Ак калфак” оешмасының кызчыклары безнең алдыбыздан каз каурыйларын сибеп бардылар. Казлар киләсе елга да күп үссеннәр өчен. Рәхәтләнеп көлешеп, уйнап, казларны бәкегә чумдыра-чумдыра юдык.
Аннары, әлбәттә, каз бәлеше пешердек. Ә бәлеш эченә бүтәкә, йөрәк, муен, башын, бәрәңге, суган һәм тәпигә уралган, җентекләп тазартылган эчәгеләрен салып, каз мае кушып пешерсәң, менә шунда телеңне йотарсың да инде. 3 көн буенча кулыңнан бәлеш исе китми.
Гореф-гадәтләребез буенча тәмле каз маенда пешкән коймаклар, бодай ярмасыннан пешерелгән ботка белән сыйланып, самавырдан кайнар үлән чәйләре эчеп, ашлы-эшле һәм җыр-биюле йоладан “Ак калфак” әгъзалары, кызчыкларыбыз күтәренке кәеф белән таралышты. Алдагы елларда да каз өмәләре гөрләп торсын иде.
Шул ук 22 декабрь көнне Тоз-Түбә шәһәрендә дә театрләштерелгән каз өмәсе узды. Аны татар теле түгәрәгендә катнашучылар һәм шәһәр активы әзерләде. Элек барысының да казлары күп иде, хуҗалар каз мамыгы йолку өчен дус ишләрен, күрше күләннәрен ярдәмгә чакыра иделәр. Соңыннан хуҗабикәләр сый хәзерләделәр: каз ите һәм каз шулпасында ботка пешерделәр, зур бәлеш ясадылар, коры табада көлчәләр пешерделәр һәм аларны эретелгән каз мае белән майладылар.
Зур бәлешне һәм ботканы, йоласына җиткереп, остабыз Флюра Мазитова, ә кабартманы Флюра Бикташова апалар пешерделәр.
Бәйрәмнең әйдәүчеләре татар теле түгәрәген алып баручы Әминә Нуретдинова һәм безнең “Дуслык” вокал ансамбленең җитәкчесе Венера Абдрашитова булдылар. Гармунчыбыз Зиннур Шәрипов моңлы татар көйләре уйнап, күңелләребезне күтәреп торды.
Менә шулай без бу көнне татар халкының матур традицияләрен искә алып үткәрдек.
Рәифә Габдракипова,
Татар Каргалысының “Ак калфак” оешмасы рәисе.
Сакмар районы.
Әлфия Абдрашитова,
Тоз-Түбә районы татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе.