tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбур татар театры сәхнәсендә “Мәхәббәт дисбесе” спектакле премьерасы
Оренбур татар театры сәхнәсендә “Мәхәббәт дисбесе” спектакле премьерасы

Оренбур татар театры сәхнәсендә “Мәхәббәт дисбесе” спектакле премьерасы

29 октябрьдә М.Фәйзи исемендәге Оренбур дәүләт татар драма театры “Мәхәббәт дисбесе” спектакленең премьерасын тәкъдим итте. Бу спектакльне Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаевның 75 яшьлек юбилее уңаеннан тамашачыларына бүләге дип тә кабул итәргә буладыр.

Спектакль алдыннан өлкә Мәдәният министрының беренче урынбасары Алла Легостаева мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр исеменнән режиссерны юбилей датасы белән тәбрикләп узды. Рөстәм Әбдрәшит улының мәдәният өлкәсендә казанган уңышларын билгеләп, ул быел да Ростроповичлар исемендәге өлкә сәнгать институтының татар актерлары бүлегенә 8 студент алынуын, аларга Р.Абдуллаевның төпле белем бирәчәген һәм алар киләчәктә театрның труппасын тулыландырыр дигән өметен белдерде.

Оренбур театрлары җитәкчеләре: М.Горький исемендәге өлкә дәүләт рус драма театры сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Рифкать Исрафилов, директоры Павел Церемпилов, музыкаль комедия театры директоры Светлана Борисова, курчак театры директоры Наталья Круглова, өлкә театр әһелләре союзы рәисе Вадим Смирнов юбиляр коллегаларына җылы хисләрен җиткерделәр.

Өченче кыңгырау, акрын гына пәрдә ачыла һәм кайдадыр сәхнә өстендәме, астындамы, артындамы без мәхәббәт дисбесен тартучы бармаклар күрәбез. Тылсымлы дисбе төймәләре: мәхәббәт, тугрылык, игелек, матурлык, намус, бурыч, туган җир, гаилә, балалар, ата-бабаларыбыз…

Дисбе — кеше кулында өзлексез дога. Төймәсен чирткән саен – күккә оча сүз. Бабалар әйтәләр: «Һәр төшендә – җирдәге ялваруларны күккә ашыручы фәрештә», – дип. «Мәхәббәт дисбесе» спектакле — Идел буенда коточкыч ачлык кичергән кешеләр өчен дога (1921 елда булган бу афәткә 100 ел). Үлем тырнагыннан качып, мәхәббәт аркасында исән калганнарга һәм үзләре дә тормыш бүләк итә алганнарга. Мөселман дисбесендә төймәләр күп булган кебек, спектакльдә дә күренешләр күп. Җиде новелланы татар халкының моңлы-сагышлы җыр җепләре белән бәйләгән талантлы режиссер Рөстәм Абдуллаев. “Пьесаның авторы Фәрит Нәгыймгә мин бик рәхмәтлемен. Без бик теләп эшләдек бу спектакль өстендә”, – диде Рөстәм Әбдрәшитович.

Рәссам куючы – Иршат Азиханов, шулай ук безнең якташыбыз, Мәскәүнең талантлы театраль рәссамы.

Пьесаның авторы – прозаик, драматург, күп премияләр лауреаты, М.Горький исемендәге әдәби институтның әдәби осталык кафедрасы доценты Фәрит Сәгыйтьҗан улы Нагимов.

1970 елның 1 сентябрендә Соль-Илецки районының Буранное авылында туган. 1996 елда Мәскәүдә М.Горький исемендәге әдәби институтны уңышлы тәмамлый. 5 повесть һәм «Tanger» (2011), «Земные одежды» (2012) романнары, берничә пьеса авторы. Ул рус телендә яза. Драматургия белән актив шөгыльләнә. Якташыбызның әдәби иҗаты Европада чит ил тамашачысына яхшы таныш. Аның пьесалары Швейцария, Германия, Польша театрларында куела. АКШтагы Ватерфорд шәһәренең мактаулы кешесе. Мәскәү язучылар берлегендә, ПЕН-клубта әгъза булып тора. «Халыклар дуслыгы» журналының Редакция советы әгъзасы.

Тамырларым Идел буеннан, ди Фәрит Нәгыйм. Әти ягыннан әби-бабам яшәгән кечкенә татар авылы 20нче елларда ачлыктан интеккән. Дистәләгән гаилә олауларга төялеп икмәкле җирләр эзләп юлга чыгып киткән. Нәгыймовлар олавы Оренбур далаларына барып җитә. Сусауга түзә алмыйча, елкы мае эретеп, шуны эчкәннәр. Әҗәлләре якынлашканын аңлагач, берәр мәрхәмәтле юлчы үзенә алыр дип өметләнеп, кечкенә кызларын юл чатындагы баганага бәйләп калдыралар. Ләкин әнисенең, минем әбинең, йөрәге түзми, үләсе булса, бергә үлик дип, кире барып кызны алып китә. Ходай саклый, алар исән кала. Башка бер татар авылыннан икенче олау – әниемнең әти-әниләре Әсәновлар – ераккарак, казах далаларына барып җитеп, Чилик дигән авылда туктала. Соңрак алар Соль-Илецк районының Буранное авылына күченәләр. Менә шушы аянычлы вакыйгалар пьесаның нигезенә яткан.

– Алар турында әниемнең сөйләүләре ничектер минем күңелемә тирән үтеп керә алган. Бу әби-бабайларыбызның образларын режиссер шул кадәр матур итеп сәхнәдә визуальләштергән. Сәхнә чишелеше шул кадәр җиңел, һавалы, шаккатыргыч, – дип уртаклашты фикерләре белән Фәрит Нәгыйм.

– Улымның спектакле минем туган телемдә куелуы минем өчен бик куанычлы, – диде Фәритнең әнисе Раилә ханым. – Ана рәхмәтен җиткерәм тәрҗемәче Ркаил Зәйдуллага, ул пьесаның бөтен нечкәлекләрен бирә алган һәм куючы-режиссер Рөстәм Абдуллаевка.  Татарстанны ташлап ачлыктан качып киткән ата-анам сусыз Казахстан җирләренә килеп төшәләр. 12 олау-гаиләдән бары икесе генә исән-имин килеп җитә ала. Һәм менә алар бөек сәхнәгә күтәрелделәр, үзләре түгел, исемнәре, – диде Раилә ханым. Ул премьерага кызлары Фәридә белән Лилияне дә алып килгән.

В.Даль исемендәге Оренбур өлкә әдәби берләшмәсе әгъзасы Дмитрий Мальцев Фәрит Нәгыймнең иҗаты һәрвакыт шатлык яшьләре тудыра. Һәрвакыт тормышка өнди, аның прозасында, пьесаларында мәхәббәт вакыты беренче планга чыга, диде.

Театрыбызның йөзек кашы, визит карточкасы булырдай бу спектакльгә озын сәхнә юлы телик.

Фәннур ГАЙСАРОВ,

“Яңа вакыт” газетасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*