tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ренат Харис: «Шагыйрь мәхәббәте» – республикага булган ярату хисләрем ул
Ренат Харис: «Шагыйрь мәхәббәте» – республикага булган ярату хисләрем ул

Ренат Харис: «Шагыйрь мәхәббәте» – республикага булган ярату хисләрем ул

27 октябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында шагыйрь Ренат Харис һәм композитор Резеда Әхиярованың иҗат җимеше – «Шагыйрь мәхәббәте» операсы тәкъдим ителде. Спектакль Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис юбилеена багышланды.

«Шагыйрь мәхәббәте» операсы сәнгать сөюче тамашачыга яхшы таныш: опера 2006 елда сәхнәгә менде. Габдулла Тукай тормышын яктырткан әсәрне режиссер Михаил Панджавидзе куйды. Иң сөенечлесе – «Шагыйрь мәхәббәте» Казанның опера театрына зур уңыш китерде. Тукай образын башкарган Әхмәд Агади Россиянең «Алтын битлек» милли премиясе лауреатына ия булды.

Шагыйрьнең халыкка мәхәббәте

Тамаша башлангач, иң элек сәхнәгә юбиляр, шагыйрь үзе чакырылды. Ренат Харис – татар, рус, башкорт, чуаш, белорус, инглиз телләрендә басылган алтмышка якын китап авторы. Ул, сәхнәгә чыккач, иҗатына битараф булмаган тамашачыга рәхмәт сүзләрен җиткерде:

– Сез «Шагыйрь мәхәббәте» спектаклен караганда, Тукай мәхәббәтен генә түгел, шулай ук минем республикага булган чиксез яратуымны да аңларсыз дип ышанам, диде Ренат Харис.

Спектакльнең беренче күренеше Тукайның (Әхмәд Агади) караватта яткан мизгеле белән башланып китте. Гомере буе ятимлек ачысын татыган, бәхетсез шагыйрь безне хис-кичерешләре дөньясына алып керде. Монда: караңгылык, салкынлык. Ул арада Тукайны сагалап йөргән Газраил (Ирек Фәттахов) тавышы ишетелә. Фәрештәнең тавышы көчәя төшә, ул Тукайны алып китәргә килгәнен әйтә. Ә шагыйрь күңеле болай яшь килеш милләтен ташлап китәргә теләмәүдән бәргәләнә. Ул арада аның күзалдына ятимлектә узган балачагы, базар күренеше килеп баса. «Асрамага бала бирәм, кем ала?» – дигән тавышлар үзәген өзә.

Шагыйрьнең Зәйтүнәгә мәхәббәте

Спектакльдә иң матур, серле күренеш булып Тукайның Зәйтүнәгә булган мәхәббәте санала. Иң элек әсәрнең авторы безне Фатих Әмирхан (Артур Исламов) белән таныштыра. Ике шагыйрьнең дуслыгы турында сөйли.

Ә аннары Тукайның Зәйтүнәдән качып йөрүен, яшерен генә шигырьләрен шул сылуга багышлавын һәм кызның кулына ялгыш кына кагылып киткәч тә, нинди хисләр кичерүен аңлыйбыз. Шагыйрь Зәйтүнәне ничек кенә яратмасын, икесен якты киләчәк көтмәгәнен ачык белә. Шуңа күрә ахыр чиктә Зәйтүнә белән китми, беръялгызы кала. Шул рәвешле без янәдән Тукайның караватта ятып торган мизгеленә әйләнеп кайтабыз. Авырудан сызланган шагыйрьнең уйларын тагын Газраил фәрештә бүлә…

«Шагыйрь мәхәббәте», чыннан да, Тукайның Зәйтүнәгә булган ихлас мәхәббәте турында гына түгел, әлеге әсәрдә шагыйрьнең милләте өчен янып-көеп торуы, мәңгелек данланачак иҗаты, бәхете һәм бәхетсезлеге дә сурәтләнә. Тамашачы моны аңлап, күз яшен сөртә һәм шагыйрь Ренат Харис белән композитор Резеда Әһияровага алкышлый. Спектакльдә уйнаган артистлар баш ияргә чыккач та, кайнар алкышлар тынмый, дәвам итә…

Рәфидә Галимҗанова

sahne.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*