tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Оста куллар-2024” конкурсы нигезләмәсе
“Оста куллар-2024” конкурсы нигезләмәсе

“Оста куллар-2024” конкурсы нигезләмәсе

18+

                               Бөтендөнья татар конгрессы сайтының, “Татарлар” газетасының “Гаилә елы” уңаеннан “Оста куллар”  конкурсын үткәрү турында

                                                НИГЕЗЛӘМӘ

  1. Гомуми нигезләмәләр:

1.1. “ Оста куллар” конкурсның (алга таба Конкурс) оештыручысы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (алга таба Конгресс);
1.2. Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырыла.
1.3. Конкурста иң яхшы эшләргә ( ике номинациядә дә) I, II, III нче урыннар бирелә һәм дипломнар, бүләкләр тапшырыла;

1.4. Жюри игътибарга лаек хезмәтләрне сайлап алып, аларга Рәхмәт хатлары тапшырырга хокуклы;

1.5. Барлык катнашучыларга да сертификатлар бирү каралган;
1.6. Конкурска бер генә хезмәт килсә/яисә бер хезмәт тә кермәсә, Конкурс үткәрелмәде дип таныла.

  1. Конкурсның максаты һәм бурычлары:

2.1. Конкурс Россиядә “Гаилә елы” игълан ителү уңаеннан оештырыла

2.2. Конкурсның максаты – халкыбызның сәләтле кешеләрен ачыклау, аларның кул эшләнмәләрен, пешергән милли ризыкларын, иҗатын таныту, милли үзаңны, милли рухны үстерү, гаилә ныклыгын пропагандалау;
2.3. Кул эшләнмәләре арасында халкыбызның милли гореф-гадәтләренә туры килгән хезмәтләрне барлау. Кеше хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләү;

  1. Конкурсның номинацияләре:

3.1 Конкурс хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында ике номинация буенча уздырыла: Хатын-кызлар “Гаиләмнең иң яраткан ризыгы”,  ир-егетләр “Бер булганнан бар да була!” номинациясендә катнаша;

3.2 Конкурс “Вконтакте” төркемендә уздырыла.

  1. Конкурста катнашучылар:

4.1 Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк булган гаиләле хатын-кызлар һәм гаиләле ир-егетләр катнаша ала;
4.2 Конкурста катнашучы  “Конкурс номинациясе” шартларына туры китереп, “Вконтакте” төркеменә үз эшләре белән видео яисә фотолар урнаштырырга тиеш;

4.3 Конкурста катнашучы әлеге Нигезләмәнең 5нче бүлегендә бәян ителгән тәртиптә һәм күрсәтелгән шартларны, таләпләрне үтәп,  видеоны яисә фотоларны “Вконтакте” төркеменә урнаштыра.

4.4 Видео яисә фото астына исем-фамилиясе, кайдан булуы, яше, үзенең гаиләсе, конкурска тәкъдим иткән хезмәтләре турында кыскача мәгълүмат һәм электрон адресы языла. Электрон адресы булмаучыларга сертификат җибәрелми.
5. Конкурсны үткәрү шартлары һәм таләпләре

5.1 Конкурска тәкъдим ителүче видео өч минуттан артмаска тиеш, фотолар 5 тән дә ким булмаска тиеш.
5.2 Конкурста “Бер булганнан бар да була!” номинациясендә катнашучы ир-егетләр 2023-24 нче еллар аралыгында үзләре эшләгән кул эшләнмәләрен тәкъдим итәргә тиеш ( агачтан, тимердән һ.б.). Шулай ук үзенең кулдан эшләнә торган хезмәтләре турында язарга да кирәк.

5.3. “Гаиләмнең иң яраткан ризыгы”  номинациясендә катнашучы хатын-кызлар гаиләдә яратып пешерелә торган 3 төрле ризыкны тәкъдим итә. Әлеге ризыкларның рецептлары да куела куела. Моңа кадәр уздырылган конкурсларда тәкъдим ителгән фото һәм видеолар кабул ителми.

5.5 Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң килгән конкурс эшләре каралмый.
5.7. Конкурска старт  2024 елның 14 маенда бирелә. Ул  28 майга кадәр дәвам итәчәк.
5.8. Конкурсның иң яхшы видеоязма яисә фото авторларын жюри сайлап ала. Аларның исемнәре  Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм “Вконтакте” төркемендә 31 майда игълан ителәчәк. Җиңүчеләргә бүләкләү тантанасының көне һәм  вакыты алдан хәбәр ителә.
5.9 Конкурска җибәрелгән эшләрне Конгрессның сайтына урнаштыру оештыручылар хокукында.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*