tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта «Батырлар аллеясы» ачылды
Актанышта «Батырлар аллеясы» ачылды

Актанышта «Батырлар аллеясы» ачылды

Актанышта Технология техникумында махсус хәрби операциядә һәлак булган элеккеге студентлар истәлегенә «Батырлар аллеясы» ачылды. Аллеяны ачу тантанасында район башлыгы Ленар Зарипов, батырларның әти-әниләре, туганнары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан әфганчылар оешмасы лидерлары, Чечня сугышы ветераннары, вакытлыча МХОдән ялга кайткан егетләр, техникум студентлары, кадетлар катнашты.

2022 елның 22 февралендә махсус  хәрби операция башлануга ук кайчандыр технология техникумында укыган студентлар беренчеләрдән булып неонацизмга каршы көрәшкә күтәрелде.

Шул ук елның 29 сентябрендә беренче чакырылыш вакытында да районыбызның аграр тармак белгечләре әзерләүче уку йортын тәмамлаган егетләр арасыннан бик күпләр ут эченә китте.

Туган илеңне, кече Ватаныңны ярату, аңа чиксез бирелгәнлек шушы уку йорты диварлары эчендә егетләргә ныклап сеңдерелә, гамәли күнекмәләр вакытында  беренче тапкыр техникалар иярләп басу-кырларга чәчүгә чыгу, мул булып үскән икмәкләрне җыйнап алу да туган туфракның никадәр кадерле икәнлеген ныклап аңларга ярдәм итә. Шуңа да җир уллары арасында батырлар да күп.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов тантаналы чарада катнашучы ветераннарга мөрәҗәгать итеп, «Сез – минем дусларым!», диде:

– Чөнки, мин аларга нинди генә вакытта да таяна алам. Сезгә булганыгыз өчен, качып калмыйча, яу кырларында безнең тынычлыгыбызны сакларга барганыгыз өчен рәхмәт. Әти-әниләргә батыр уллар үстергән өчен зур рәхмәт! Аллаһы Тәгалә сезгә бу авыр кайгыларны кичерергә ярдәм бирсен. Бергә булганда бөтен авырлыкларны җиңеп чыгарбыз.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*