tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасы башлыгы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасы башлыгы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасы башлыгы белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Якутск шәһәрендә.

Бүген ул Якутия Хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Местников белән очрашты. Алга таба Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев белән рәсми очрашу узды.

Очрашуда шулай ук Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәтенең беренче урынбасары Джулустан Борисов, Якутия Хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Местников, Саха (Якутия) Республикасы Тышкы элемтәләр һәм милләтләр эшләре буенча министры урынбасары Татьяна Пяткина, Саха (Якутия) Республикасының «Туган як» татар мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы рәисе Игорь Хәлилов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов катнашты.

Төп тема Саха (Якутия) Республикасында XXV Федераль Сабантуйны оештыру турында фикер алышу булды. Россиянең күпмилләтле халкы өчен үткәрелә торган Федераль Сабантуй кызыклы һәм әһәмиятле булачак, республика халкын һәм кунакларын җыячак.

Очрашу барышында 2025 елның июнендә Саха (Якутия) Республикасында Федераль Сабантуй үткәрү һәм Саха (Якутия) Республикасы башлыгы рәислегендә оештыру комитеты оештыру турында карар кабул ителде. Шулай ук ике субъект арасында хезмәттәшлек турында да фикер алышынды. Җитәкчеләр Казан белән Якутск арасында туры авиаэлемтәнең файдасын аеруча билгеләп үттеләр. Авиарейслар атнага ике тапкыр оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*