tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өйләрендә музей ачкан Сәләховлар: «Элегрәк оештырырга кирәк булган икән»
Өйләрендә музей ачкан Сәләховлар: «Элегрәк оештырырга кирәк булган икән»

Өйләрендә музей ачкан Сәләховлар: «Элегрәк оештырырга кирәк булган икән»

Арча районында яшәүче Сәләховлар унике ел элек өйләрендә тарихи музей ачкан. Киштәләр экспонатлар белән шыплап тулган. Алар өчен аның саны мөһим түгел. Үткәннәрне искә төшереп уйлана торган урында ике якка да тигез игътибар бирелгән. Оныклар, балалар да буыннар бәйләнешен сизә монда.

Гөлзадә һәм Равил икесе бер сыйныфта белем алган. Казанбаш мәктәбен тәмамлаганнар. Чәчләре чәчкә бәйләнгәнгә – 41 ел. Икесе бер төрле уйларга, шул ук вакытта бер-берсен тулыландырырга ярата алар. Әгәр шулай булмаса, мондый музей туар идеме икән? «Нигә кирәк бу синең иске үтүгең, комганың, самавырың?.. Аны куярга башка урын беткәнмени?» – дип каршы төшәрләр иде. Ә бит алар җансыз әйберләргә дә үзенә күрә бер җылылык иңдерә алган. Монда тузанның бөртеге дә юк. Күршеләр керсә, туганнар килсә дә, рәхәтләнеп шунда сөйләшәләр икән. Гөлзадә апа монда әдәби китаплар да укый.

– Янкорма төзедек тә бер бүлмәдә музей ясарга булдык. Йокларга да, ашарга да, ял итәргә дә бүлмәләр күп. Тормыш иптәшем белән хирысланып, янып-көеп эшләдек. Ул чакта берничә генә экспонат бар иде, – ди 64 яшьлек гаилә башлыгы Равил абый. – Иң беренче булып авылдагы чормадан без – биш бала тирбәлеп үскән бишекне алып төштем. Аннан иске телевизорга чират җитте. Хатынның иптәш кызлары – укытучылар. Алар безгә ике яктан шәҗәрәне ясап бирде. Фотоларыбызны эшләттек. Мин экспонатлар җыйдым. Бала караватын чистартып буядык. Сәгатьне хатынның әтисе Әдһәм бизәгән. Элеккеге көзге, самавырлар, чуен, комган, көянтә… Өчаяк дип аталган казан да бар. Керосин лампасы да – үзебезнең авылныкы. Кыскасы, кайчандыр сарайда аунап яткан әйберләрне җыйдык. Ике улыбыз да Казанда яши. Алар да нәрсә күрсә, шуны алып кайталар. Музейны бергәләп баетабыз.

Сүзгә Гөлзадә апа кушылып: «2011 елда Казанга бергәләп милли архивка бардык. 1922 елга кадәр муллалар язып биргән мәгълүматны табып була әле. Ә аннан соңгы чорны үзебез дә беләбез. Ел саен икебез дә эзләндек. 1883 елгы бабайларны таптык, альбомнар ясадык. Ике улыбыз, биш оныгыбыз бар. Аларның гаиләләрендәге фотосурәтләрне җыйдык. Ике әнинең дә күлмәкләрен, милли киемнәрен элдек. Зәвык белән киенә белгәннәр алар. Әнием Рәсимә 94 яшькә кадәр гомер кичерде. Минем әле тагын бер хыялым бар – милли хатын-кыз образын булдыру. «Күтәртмәле чабата китерәм», – диде берәү. Чиккән алъяпкыч ябып эшлисем килә аны.

Музейда бабалары рухы да саклана. Равил абый әтисенең бертуганнары Әлтәф, Җамали, Кыям абыйларын хәтерләми дә инде. Алар өчесе дә сугышта катнашкан. Ике абыйсы хәбәрсез югалса, Кыям абый бер аягын өздереп кайткан. Аны Кызыл Тау колхозы рәисе итеп билгеләгәннәр. Иң күп уңыш алган өчен, Мәскәүгә делегат булып, съездга барган хәтта. Тик 1946 елда, аягына үлек җыелып, бакыйлыкка күчә. Курса мәктәбендә Кыям абыйның истәлегенә тарихи почмак булдырганнар. Бер караганда, киштәләрдә урын да калмаган кебек. Әмма Сәләховлар, аны элегрәк оештырырга кирәк иде, дип кайчак үкенеп тә куя. Ни өчен дигәндә, борынгы экспонатларны табу җиңел түгел. Ашлык ярыр өчен агач тегермән, май яза торган кисмәк, җеп эрли торган җиһазларның берсе дә сакланмаган. Кемдер тимер-томырга ыргыткан, күрәсең. Тарихи ядкәрләр кадере яшь барган саен ныграк искә төшкән. Хәзер әлеге бүлмәне тагын да киңәйтергә исәпләре.

Гөлзадә апа белән Равил абый тарих укытучысы да, музей хезмәткәре дә түгел. Хуҗабикә ягулык салу станциясендә – оператор, Равил абый «Сельхозхимия»дә 11 ел шофер булып эшләгән. Аннан 12 ел шул оешманың ярдәмче хуҗалыгын җитәкләгән. Яңасала колхозына рәис итеп билгеләгәннәр. Инвесторлар килгәч, электр челтәрендә эшләп, лаеклы ялга чыккан. Җитәкчелек итү каннан киләдер, күрәсең. Әтисе Наил башта – бригадир, аннан агроном, авыл советы рәисе, парторг булган. Тик, кызганыч, 50 яшьтә гомере өзелгән. Әтисен бик зурлап искә алды Равил абый.

– Үткәннәрне белмәгәннең киләчәге юк, дип бик дөрес әйтәләр. Рухи байлык бит бу. Һәркайсын оныкларга җиткереп каласыбыз килә. Аларны музейларга йөртәм. 17 яшьлек Эльвина өйдәге экспонатлар турында кызыксына инде. Оныкларның калганнарында да бу хисне уята алырбыз дип ышанам, – ди Гөлзадә апа.

Сәрия Мифтахова

Чыганак: vatantat.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*