tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Зинфер Исмәгыйлевнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Бөтендөнья татар конгрессы Зинфер Исмәгыйлевнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы Зинфер Исмәгыйлевнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

21 июнь көнне 76 нчы яшендә дөньякүләм танылган галим, Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Күмер һәм углехимия федераль тикшеренү үзәгенең фәнни җитәкчесе, Күмер химиясе һәм химик материаллар белеме инситуты директоры Зинфер Ришат улы Исмәгыйлев вафат булды.

Зинфер Ришат улының Россия сәнәгатенә һәм фәненә керткән өлеше бихисап зур. Галимнең хезмәт хәзинәсендә үз өлкәсенә кагылышлы 1,3 меңләп бастырылган язма һәм 170тән артык авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бөтендөнья татар конгрессы Зинфер Исмәгыйлевнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*