tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда Бөтенроссия «Бер минутлык тынлык» акциясе узачак
Татарстанда Бөтенроссия «Бер минутлык тынлык» акциясе узачак

Татарстанда Бөтенроссия «Бер минутлык тынлык» акциясе узачак

Бүген, 22 июньдә, Россиядә миллионлаган кешенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышы башлануның куркыныч һәм кайгылы датасын искә алалар.

Ил өчен иң фаҗигале көнне, Хәтер һәм кайгы көнендә, татарстанлыларны 12.15 сәгатьтә Россия күләмендәге «Бер минутлык тынлык»ка кушылырга чакыралар.

Бу минутта бөтен республика сугыш кырларыннан өйләренә әйләнеп кайта алмаганнарны искә алу өчен тынып калачак. Кешеләр башларын иеп, XX гасырның иң канкойгыч сугышын кичергән туганнарын һәм якыннарын искә алачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*