tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташлык авылында “Балалар җыены-2023” узды
Ташлык авылында “Балалар җыены-2023” узды

Ташлык авылында “Балалар җыены-2023” узды

16 июнь көнне Ташлык авылының Сабантуй мәйданында авыл мәктәпләре балалары өчен “Балалар җыены-2023” уздырылды.

Чара Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге, районның татар авыллары тарихын өйрәнү иҗтимагый оешмасы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Түбән Кама бүлеге, район мәгариф идарәләре белән берлектә уздырылды. Халкыбызның йола-бәйрәмнәре, аларны уздыру тәртибе, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны максат иткән чарада авыл мәктәпләре укучылары көч сынашты. Төп уен булган көрәшне атказанган тренерлар, спорт осталары бәяләде. Уеннар берсеннән-берсе кызыграк , бүләкләр мулдан иде, шуңа күрә дә, балалар аларда яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Халкыбызның йола-традицияләрен пропагандалауның иң үтемле юлы булгән әлеге бәйрәмне ел саен яхшы итеп, истә калырлык итеп уздыру кирәклеге хакында сөйләшү белән тәмамланды чара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*