
Бәйгедә район советы аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова да катнашты.
Җиңүчеләр билгеләнде. Ирләр арасында Түбән Шашыдан – Фәргать Сәгъдиев; хатын-кызлар арасында Күәмнән Гөлфия Гайнетдинова беренче урынга лаек дип табылдылар. Бүләкләре дә зурдан иде.
– Хатын-кызлар 11 идек, ирләр- 5. Ленар хәзрәтне тыңлап куркып кына барган идем. Ялгыш килдемне дә әйттем. Куркып утырганчы дип беренче булып чыгыш ясадым. Соңыннан ярый әле барганмын, дидем. Ышаныч өстәлде. Була икән, рәхмәт безне өйрәткән Рафисә абыстайга, рәхмәт бәйгене оештыручыларга. Әле зурлап бүләкләр дә бирделәр…- ди Гөлфия апа.