tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өйрәнеп була икән…- Әтнә мәчетендә моны расладылар
Өйрәнеп була икән…- Әтнә мәчетендә моны расладылар

Өйрәнеп була икән…- Әтнә мәчетендә моны расладылар

31 март көнне  Әтнә районы үзәк мәчетендә олылар арасында  “Коръән уку бәйгесе” булды. Монда мәчетләрдә коръән укырга өйрәнеп, аны  үзлегеннән дәвам итүчеләр килде. Ирләр дә, хатын-кызлар да белемнәрен күрсәттеләр. Аларны мәртәбәле жюри бәяләде: Наил хәзрәт, Рубис хәзрәт, Әдһәм хәзрәт үзләре дә өйрәнергә  теләүчеләргә  байтак  белем биргән кешеләр.

Бәйгедә район советы аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова да катнашты.

Җиңүчеләр билгеләнде. Ирләр арасында Түбән Шашыдан – Фәргать Сәгъдиев; хатын-кызлар арасында Күәмнән Гөлфия Гайнетдинова беренче урынга лаек дип табылдылар. Бүләкләре дә зурдан иде.

– Хатын-кызлар 11 идек,  ирләр- 5. Ленар хәзрәтне тыңлап куркып кына барган идем. Ялгыш килдемне дә әйттем. Куркып утырганчы дип беренче булып чыгыш ясадым. Соңыннан ярый әле барганмын, дидем. Ышаныч өстәлде. Була икән, рәхмәт безне өйрәткән Рафисә абыстайга, рәхмәт бәйгене оештыручыларга. Әле зурлап бүләкләр дә бирделәр…- ди Гөлфия апа.

http://www.atnya-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*