tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган җир” журналының беренче саны дөнья күрде
“Туган җир” журналының беренче саны дөнья күрде

“Туган җир” журналының беренче саны дөнья күрде

Казанда төбәк тарихы буенча “Туган җир” журналының беренче саны дөнья күрде. Басма 4-5 нче апрельдә Татарстанда узачак төбәкне өйрәнүчеләр форумына туры китерелеп бастырылды. Ул республикабызның ике дәүләт телендә дөнья күрде.  Журналның баш мөхәррире – этнолог, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков. Баш мөхәррир урынбасары –  ТР төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте советы рәисе, археолог, тарих фәннәре кандидаты Альберт Борһанов.

Журнал Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның форумда катнашучыларга мөрәҗәгате белән ачыла.

“Кешелек дөньясы глобальләшүгә кереп барган чорда төбәк, авыллар тарихына багышланган журналга нигез салу бераз сәеррәк булып тоелырга мөмкин. Чынлыкта исә милләтебезнең үз тамырлары башланган туган як тарихын өйрәнүгә борылуы, аны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү эшенә алынуы бик тә урынлы, чөнки диалектика законнары нигезендә гомумкешелек дәрәҗәсендәге процесслар көчәйгән саен җирле тарихка, үзебезнең борын-борыннан яшәп килгән гореф-гадәтләргә, традицион дини һәм мәдәни кыйммәтләргә игътибар арту котылгысыз. Шулай булмаса, без төссез бер халык массасына әйләнеп, башка мәдәниятләр һәм телләр кырында эреп юкка чыгарга мөмкинбез”, – диелә В. Шәйхразиев мөрәҗәгатендә.

Аның сүзләренчә, төбәк тарихына багышланган бу журнал әле башлангыч чорында гына, кирәкле тәҗрибә бераздан соң гына тупланачак. Бу эчтәлек мәсьәләсенә дә, басманың техник якларына да карый.

“Тора-бара безгә, төбәк тарихы өлкәсендә эшләүче һәвәскәр тарихчыларның һәм башка зыялыларыбызның фикерләрен исәпкә алып, журналның структурасын һәм аның сыйфатын яхшыртырга да кирәк булачак. Шуңа күрә безгә шушы өлкәгә караган барлык укучылардан да тәкъдимнәр кирәк, тәнкыйтьне кабул итүдән дә баш тартмыйбыз, урынлы гына булсын”,- ди Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе.

Журналның баш мөхәррире Дамир Исхаков кереш сүзендә болай дип яза:

  • Әлеге журналны чыгару эшләре төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте карары белән башланып китте. Россия күләмендә гомум татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең бер оешмасы Татарстанда да эшли. Безнең журнал шул оешма нигезендә чыгачак. Ул шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы кысаларында да эшләргә тиеш була. Төп юнәлеш – төбәк тарихын өйрәнү турында мәкаләләр, төгәл фәнни материаллар язу һәм төбәк тарихын өйрәнүнең әһәмиятен күрсәтү.

Галим төбәк тарихы турында академик хезмәтләрнең бик күп, ләкин аларның авыр, фәнни тел белән язылган, гади халыкка аңлавы кыен булуын әйтте.

“Безгә халыкка аңлаешлы, гади тел белән язылган мәкаләләр кирәк. Халык, беренче чиратта, үз ягының тарихы белән кызыксына. Безнең милли аң авыр хәлдә. Шундый журналлар укып, милли аңлы үсәргә мөмкин”, — ди ул.

“Туган җир” башка журналлардан фәнни булуы белән аерылып торачак. Журналда этнографик, фольклор һәм архивта булган бик күп тарихи кызыклы мәгълүматларга әһәмият биреләчәк .

Журнал бик саллы – 300 биттән тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*