tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Печән базары»на 1О ел!
«Печән базары»на 1О ел!

«Печән базары»на 1О ел!

26 август көнне Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле яр буенда татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте дөньясында төп вакыйга – «Печән базары» фестивале

Фестиваль программасында: дизайн-маркет, мода күрсәтү, балалар өчен мастер-класслар, лекторийлар, көндәлекләр һәм хатлар уку, фотоалам, чәй эчү тантанасы, кино, бию остаханәсе, милли музыка оркестры һәм «СалаваTIK»лар балалар вокаль төркеме концерты, татар телендә медитация һ.б. чаралар каралган.

«Быел ул унберенче тапкыр оештырыла. Татар киемнәре модага керде, фестиваль географиясе шактый киңәде. Татар дизайнерлары саны шактый артты – әгәр ун ел элек фестивальнең беренче елында 12 дизайнер катнашса, соңгы елларда 500дән артык гариза килде. 10 ел эчендә «Печән базары» фестивале ике тапкыр Чаллыда, Әлмәттә һәм Омскида узды».

Быел фестивальдә беренче тапкыр «Печән базары»нда мода күрсәтәчәкләр. «Барлык образлар фестивальдә маркетларда булган әйберләрдән тупланачак. Олылар өчен генә түгел, балалар өчен дә фестивальдә татар стилендә тулы образ тупларга мөмкин. Заманча татар дизайнерлары, рәссамнары, кулинарлары, музыкантлары һәм башка иҗади индустрия вәкилләренең эшләрен күреп булачак. Фестивальдә башкорт халкы вәкилләре дә катнашачак, бу да үзенчәлекле традициягә әверелде», – диде чараны оештыручы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим.

Моннан тыш, «Печән базары»нда лекцияләр тыңлап булачак. «Быелгы фестивальнең төп темасы – татар халкының бай кешеләре. Шуңа бәйле рәвештә, лекцияләрдә татар акчалары тарихы турында белергә, XIX гасыр татар инвесторларының исемнәрен ишетергә, ике гасыр элек татарларның нинди кием кигәннәрен белергә, шулай ук яңа һәм онытылган татар сүзләре буенча лекция-стендапта катнашырга мөмкин булачак. Татар олигархлары темасына фестивальнең тематик экскурсияләре дә була – «Татар бистәсе байлары», «Татарларның балачак дөньясы» һәм «Кабан аръягы мәчете», – ди оештыручылар.

Фестиваль кысаларында шулай ук «Казанский ШОВ» нәфис-документаль фильмы презентациясе узачак. Мастер-класслардан торган балалар мәйданчыгы эшләячәк. Биредә балалар өчен «СалаваТІКлар» балалар вокаль төркеменең концерт программасы оештырылачак.

Чәй зонасы XVIII-XX гасырлар чорындагы татар көнкүреше стилендә бизәләчәк. Татар милли киеме кигән һәркемне бушлай хуш исле үләннәрдән ясалган татар чәе белән сыйлаячаклар. Шулай ук «Ялкын» журналы редакциясе белән татарча медитация сеансында шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәргә, тематик фотозонада истәлеккә фотога төшәргә һәм Бию for you акциясендә татар биюе үзенчәлекләренә өйрәнергә мөмкин булачак.

«Печән базары» фестивале Илшат Сәетовның татар мөһаҗирләренең Төркиядәге язмышы турында «Казан ерак» документаль фильмын карау белән һәм Айдар Ниязов җитәкчелегендәге милли музыка оркестры концерты белән тәмамланачак.

26 август Кабан күле яр буена рәхим итегез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*