tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: “«Түгәрәк уен» – татарларыбызны бер сәхнәгә җыючы бердәнбер фестиваль”
Данис Шакиров: “«Түгәрәк уен» – татарларыбызны бер сәхнәгә җыючы бердәнбер фестиваль”

Данис Шакиров: “«Түгәрәк уен» – татарларыбызны бер сәхнәгә җыючы бердәнбер фестиваль”

28-30 август көннәрендә XV «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор фестивале һәм XXXVIII «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты республика бәйрәме узачак. Бу хакта чараларга багышланган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сөйләде.

– «Уйнагыз, гармуннар!» фестивален бүгенге көндә инде халык бәйрәме дияргә дә була. «Түгәрәк уен» исә Россиянең төрле төбәкләрендә гомер кичерүче татарларыбызны бер сәхнәгә җыючы бердәнбер фестиваль. Әлеге чара быел 15 тапкыр уздырыла. Фестиваль кагыйдәләре буенча әлеге чара илебезнең төрле төбәкләрендә үткәрелгән булса, быел әлеге чарның форматы бераз үзгәрде. Россиянең төрле төбәкләреннән килүче фольклор коллективларын быел Татарстан Республикасының чиктәш районнары каршы алачак. Арча, Буа, Кукмара, Алабуга, Минзәлә, Мөслим, Чирмешән, Яшел Үзән, Тукай районнарында иҗат коллективларын каршы алу, җирле ансамбльләр белән берлектә аларның концертларын оештыру бурычы куелды, – диде ул.

Быел РФнең 14 төбәгеннән (Киров өлкәсе, Краснодар крае, Омск өлкәсе, Премь крае, Башкортстан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Саха Республикасы (Якутия), Чувашия Республикасы, Самара өлкәсе, Төмән өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Чиләбе өлкәсе) барлыгы 24 иҗат коллективы һәм гармунчылар катнашачак.

Данис Шакиров чараларның программасы белән дә таныштырды.

28 август көнне Арча, Буа, Кукмара, Алабуга, Минзәлә, Мөслим, Чирмешән, Яшел Үзән, Тукай районнарында иҗат коллективларын каршы алу, җирле ансамбльләр белән берлектә аларның концертларын күрсәтү оештырылачак.

29 август көнне барлык ансамбльләр Казан шәһәренә җыела. Фестиваль кысаларында үзешчән артистларга Ленин исемендәге мәдәният йорында семинар узачак.

XV «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор фестивале 29 август көнне 17.00 сәгатьтә Ленин мәдәният йорты каршындагы паркта татар биюе буенча мастер-класс һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 25 коллектив (209 кеше), барлык тамашачылар катнашында зур кичке уен белән тәмамланачак. Кичке уенны Илмир Ямалов алып бара.

«Түгәрәк уен» фестивале җыр-моң белән 30 август көнне традицион рәвештә оештырылган «Уйнагыз, гармуннар!» халык бәйрәменә кушылып китәчәк. «Уйнагыз, гармуннар!» – беренче тапкыр 1985 елда оештырылып, быел инде 38 нче тапкыр уздырылучы, чын мәгънәсендәге халык бәйрәме. Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда корылган сәхнәдән дә, Бауман урамы буйлап Кремльгә чаклы сузылган парадтан да татар моңы, татар җыры яңгыраячак. Гармунчылар парадын Илсөя Бәдретдинова җитәкләячәк. Кремль яр буендагы сәхнәдә концерт дәвам итәчәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*