tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөселман яшьләре тәкъдим иткән иң яхшы идея-проектлар сайлап алынды һәм грантлар бирелде
Мөселман яшьләре тәкъдим иткән иң яхшы идея-проектлар сайлап алынды һәм грантлар бирелде

Мөселман яшьләре тәкъдим иткән иң яхшы идея-проектлар сайлап алынды һәм грантлар бирелде

Сәфәр аеның 5нче көнендә (21нче августта) Шәһре Болгарда палаткалы шәһәрчектә узучы XVI Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы барышында катнашучыларның иң яхшы идея-проектлары ачыкланды һәм аларны тормышка ашыру өчен грантлар тапшырылды. Әйтергә кирәк, быелгы форумда чит илләрдән: Индонезия, Мисыр, Англия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстаннан һәм Россиядән: Кырым, Башкортостан, Кабарда-Балкар (Нальчик), Чувашстан һәм Татарстан республикалары, Пермь крае, Мәскәү, Әстерхан, Владикавказ, Свердловск өлкәләре, Ижау, Йошкар-Ола, Самара һәм Ханты-Манси шәһәрләреннән катнашучылар бар иде.

Проектларны яклау чарасына эшмәкәрлек, заманча технологияләр, социаль эшчәнлек, ислам икътисады өлкәсендә танылу алган белгечләр чакырылды. Дәрәҗәле комиссиягә КФУның Инновацион үсеш идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү Ресурс үзәге эксперты Антон Дыганов, икътисад фәннәре кандидаты, Ак Барс Банк каршындагы Корпоратив университетның бизнес-тренеры, Талантлар университетының үсеш буенча тренер-эксперты, Чистай мөхтәсибәтендә грантлар буенча белгеч Әлфия Җаббарова, “Ханский дом” төзелеш компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов, “Амаль” финанс йорты генераль директоры Рөстәм Сәгъдиев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов керде.

Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова ассызыклап узганча, форумда катнашучылар берничә көн дәвамында проектларны тормышка ашырырга өйрәнгәннән соң, баштан 100 катнашучыдан 52 проект сайлап алынды. Алар арасында: интернет, кино, мәгърифәтчелек, инфраструктура, экология, спорт, хәйриячелек белән бәйле булган, шулай ук хатын-кызлар, балалар һәм яшьләр, шәхси үсеш өчен атап эшләнгән проектлар бар иде.

Финалга исә 52 проекттан 17 проект узды, алар дәрәҗәле комиссия – җитди экспертлар каршында якланды. Яшьләр 4-5 минут эчендә флипчарт тактасында проектны тәкъдим итте: проектның исеме, авторлары, бурычлары, максаты, гамәлгә ашыру вакыты, урыны, тәкъдим ителгән сумма һ.б. белән таныштырып чыгыш ясады, аннары комиссия әгъзаларының сорауларына җавап бирде.

Финалда көч сынашучыларның проектлары актуальлеге, заманчалыгы, көн тәртибендә торган мәсьәләгә җавап бирүе белән аерылып торды: социаль челтәрләр аша яңа гына дин нигезләрен үти башлаучылар белән эш алып бару, хәләл туристик маршрутлар, хәләл һәм хәрам ризыкларның телеграм-боты, балалар өчен палаткаларда лагерьлар оештыру, иске татар язуы буенча онлайн дәресләр уздыру, балалар һәм яшүсмерләр өчен рухи-күңел ачу чаралары үткәрү һ.б.

Яклау нәтиҗәләре буенча, иң яхшы дип табылган өч проект Нәзарәт грантына лаек булды һәм аны тормышка ашыру өчен 100, 80, 60 мең сум күләмендә грант тапшырылды. Узган елдан аермалы буларак, быел һәр катнашучы да ике көн дәвамында үз проектын яклауда катнашты.

Җыен барышында катнашучылар үз идеяләрен камилләштерү, команда булып эшләү буенча белем-күнекмәләрен ныгытты.

КФУның Инновацион үсеш идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү Ресурс үзәге эксперты Антон Дыганов билгеләгәнчә, барлык проектлар да үзенә күрә кызыклы, катнашучыларның проект өстендә эшләгәннәре күренеп тора. “Дин нигезләрен үтәп яшәгән кеше изгелек өләшә”, дип нәтиҗә ясады ул. Эксперт киләчәктә әлеге проектларның республикакүләм, федераль грант конкурсларында катнашачагына ышанычын белдерде.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов билгеләгәнчә, бизнесменнар өчен яңа идеяләрне ишетү кызыклы, эшмәкәрләр киләчәктә теге яки бу хәләл юнәлешне үстерергә ярдәм итә алачак. Ул киләсе елга проектларны яклау чарасын мөселман эшмәкәрләре каршында үткәрү тәкъдимен җиткерде. Чөнки һәрбер проект өстендә ныклап шөгыльләнергә, аны киңәйтергә, үстерергә мөмкин. “Бездә – тормыш тәҗрибәсе булса, яшьләрдә энергия, талант, активлык бар”, – диде ул. Айдар Шаһимәрданов оештыручыларга, аерым алганда Татарстан мөфтиятенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе грантына балалар өчен палаткалы лагерь (20 мең сум), “Лисан: тел ачкычы” (30 мең сум), “Путеводитель мусульманки” (50 мең сум) проектлары лаек булды.

“Амаль” финанс йорты типография хезмәтләре белән “Тепло про тело” проектына булышырга, “INDEEN” проекты партнеры булырга вәгъдә бирде, шулай ук 30 мең сум күләмендә финанс ярдәмен “БлогEtnotur” проектына тапшырды.

“Ханский дом” төзелеш компаниясеннән 50 мең сум күләмендә акчалата бүләккә “ПроНаставник” проекты лаек булды.

XVI Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында төп җиңүче булып 9-14 яшьлек кызларга җенси тәрбия бирүгә багышланган “Тепло про тело” проекты танылды һәм проект авторлары әлеге иң яхшы идеяне тормышка ашыру өчен 100 мең сум күләмендә Нәзарәт грантын алды. Җиңүчеләр ислам кыйммәтләре нигезендә пубертат (җенси яктан җитлегү) чорындагы яшүсмер өчен комикслар җыентыгы ясарга, аны офлайн һәм онлайн мәйданчыкларда таратырга ниятли. Әлеге проектны Казан, Уфа, Мәскәү кызлары – Мариям Давыдова, Курсашева Асель, Кутлубаева Гүзәл тормышка ашырачак. Ни өчен комикслар варианты сайлап алынган дигәндә, авторлар бу форматның яшүсмерләр арасында киң таралуын, аның җиңел һәм уңайлы контент булуын, балаларның игътибарын җәлеп итүен, яшүсмерләрнең заманча тенденцияләренә һәм кызыксынуларына җавап бирүен билгеләп үтте. Грант акчалары төрле экспертларга, комиксны техник яктан эшләүгә һәм әзер продуктны презентацияләү өчен тотылачак һәм бер ел эчендә тормышка ашырылачак.

Икенче урынны – “Лисан: тел ачкычы” (иске татар телендә укырга өйрәтү) проекты яулады һәм аны тормышка ашыру өчен Нәзарәттән 80 мең сум күләмендә ярдәм алды. Аның өстендә КФУда белем алган Азат Якупов һәм Айнур Абдуллин, РИИда укучы Алим Хисамеддинов шөгыльләнгән. Авторлар хәзерге вакытта иске имля буенча дәресләр алып бару өчен күнегүләр дәреслеге ясау өстендә эш алып бара. Алар моның өчен Әхмәдһади Максудиның “Шәригать хөкемнәре” китабын нигез итеп алган – әлеге китап нигезендә өр-яңа форматта практикум дәреслеге әзерләнәчәк. Нәзарәттән бирелгән 80 мең сум һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясеннән тапшырылган 30 мең сум түбәндәге максатларга тотылачак: текстны эшкәртү – иске татар телендә компьютер шрифтында текстны җыю, хәзерге татар теленә һәм рус теленә тәрҗемә итү, аннары китапның верстка-макетларын ясау, шуның нигезендә сайт булдыру, китапны бастырып чыгару һәм алга таба нәтиҗә буларак әлеге китапны Татарстан дини уку йортлары студентларына өләшү… Проект авторы Азат Якупов шулай ук узган елны көз көне иске татар теле буенча онлайн курслар башлануын, күнегүләр китабы әзерләүнең көн кадагында торуын, шулай ук башка бер оешмадан алынган грант хисабына теория буенча дәреслек эшләнүен искәртеп узды.

Өченче урынны “БлогEtnotur” проекты белән Уфадан килгән Аиша-Суман Нәбиева яулады һәм Татарстан мөфтиятеннән 60 мең сум, “Амаль” финанс йортыннан 30 мең сум акчалата бүләк алды. Грант җиңүчесе чит илләрдән килгән блогерларны, студентларны Татарстан һәм Башкортстан республикалары авылларына алып барып, аларны җирле халыкның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән якыннан таныштырырга тели. Аның проекты этно-туризмны үстерүгә багышланган.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*