tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мордовиялеләр XI Халыкара олимпиадасында катнаштылар
Мордовиялеләр XI Халыкара олимпиадасында катнаштылар

Мордовиялеләр XI Халыкара олимпиадасында катнаштылар

Казанда татар теле буенча XI Халыкара олимпиада үтте.

Олимпиаданың соңгы этабы 17-20 апрельдә узды. Анда 8-11 сыйныф укучылары һәм Татарстан һәм Россия студентлары, шулай ук Әзербайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Төркия студентлары катнашты. Мордовия республикабызны Кадошкино районы Большие Поляны төп мәктәбе укытучысы Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева җитәкчелегендә Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Салькаева Сафина (укытучысы – Альфия Фатих кызы Муртазина), шул ук районның Пензятка урта мәктәбе 10 сыйныф укучысы Бикмурзина Зухра (укытучысы – Равза Мукаддяс кызы Юмаева), Кадошкино районы Большие Поляны төп мәктәбе 9 сыйныф укучысы Кильдеева Дарина (укытучысы – Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева), Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Мусалеева Юлия (укытучысы – Фазия Фәрит кызы Боярова) белем ярышларында катнаштылар.

Алар барысы да татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада призерлары. Ә хәзер Халыкара олимпиада катнашучылары булып кайттылар.

Чыганак: “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*