tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саратов шәһәрендә “Идел йолдызлары” татар балалары фестивале узды
Саратов шәһәрендә “Идел йолдызлары” татар балалары  фестивале узды

Саратов шәһәрендә “Идел йолдызлары” татар балалары фестивале узды

Бүген, 27 апрель, Саратов шәһәрендә “Идел йолдызлары” татар балалары  фестивале узды. Бирегә күп кенә регионнардан катнашучылар җыелды. Чарада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннатуллин сәламләде.

Фестиваль татар теле, милли мәдәният бәйрәменә әверелде. Катнашучы балалар үзләренен осталыклары белән тамашачынын күнелен яулап алдылар.

Фестивальнең Гран-при ияләре – Кукмара һәм Арча районы коллективлары.

Шулай ук бүген  Саратов шәһәренең Советлар Союзы Герое Рамаев исемендәге милли (татар) гимназиясендә семинар-киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Кукмара районы Ядегәр авылы мәктәбе һәм Арчаның Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицее делегациясе катнашты. Татарстан мәктәпләре һәм Саратов гимназиясе белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*