tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нефтекама шәһәренең Филармония залында татар теле һәм мәдәнияте айлыгын ябылуга багышланган чара үтте
Нефтекама шәһәренең Филармония залында татар теле һәм мәдәнияте айлыгын ябылуга багышланган чара үтте

Нефтекама шәһәренең Филармония залында татар теле һәм мәдәнияте айлыгын ябылуга багышланган чара үтте

23 апрель көнне, Нефтекама шәһәренең Филармония залында татар теле һәм мәдәнияте айлыгын ябылуга багышланган чара үтте.

Милли мәдәни Үзәк әзерләгән бу чарада йөзгә якын кеше катнашып, аларның иң яшенә 6, иң өлкәненә 84 яшь иде.

Тамашачыларны һәм артистларны шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары Илфат Минәҗев тәбрикләде, ул туган телләрнең, милли мәдәниятне саклауның мөһимлеге ассызыклап узды.
Филармония фойесында кул эшләреннән бик матур күргәзмә оештырылды, теләгәннәр үргән кәрзиннәр, бизәнү әйберләре, милли костюм элементлары сатып алу мөмәинчелеге дә булдырылды.
Шулай ук ” Белем” мәктәбенең мәктәп телевидениесы эшләде, алар артистлардан, тамашачылардан, оештыручылардан интервью алды.

Сәхнә түрен тотучы Реналь Мутугуллин, Ләйсән Шәйхетдинова, Хадит Хадитов, Әмир Яримов, Дамир Арсланов, Илнур Шакиров, Гөлнара Яхина, Айсылу Дускаева, Айдар Ахияров, Даяна Акмалтдинова, “Грация”, “Чулпан”, ” Узоры”, “Ихлас”, ” Ләйсән”, ” Талбишек”, ” Туганнар”, “Белем йолдызлары”, ” Белем егетләре” ансамбльләре чыгышлары тамашачыларга аеруча ошады.
Кичәне Башкортстан Республикасының атказанган артисты Чулпан Гафурҗанова алып барды.

Чыганак: vkt_v_rb

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*