tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстан укучылары Халыкара татар теле һәм әдәбияте Олимпиадасында
Үзбәкстан укучылары Халыкара татар теле һәм әдәбияте Олимпиадасында

Үзбәкстан укучылары Халыкара татар теле һәм әдәбияте Олимпиадасында

2024 елның 16-20 нче апрель көннәре дәвамында Казанда XI нче Халыкара татар теле һәм әдәбияте Олимпиадасы булып үтте. Аның оештыручысы Татарстан Республикасы  мәгариф һәм фән Министрлыгы булды. Олимпиадада Россия Федерациясенең 28 субъектларыннан һәм 5 чит илләреннән 500 – дән артык мәгариф оешмалардан укучылар һәм студентлар катнашты.

Олимпиаданың максатлары һәм мәсьәләләре – урта белем бирү учреждениеләрендә  һәм уку Үзәкләрендә белем алган укучыларда  туган татар телен өйрәнүдә кызыксынуларын үстерү, иҗадый сәләтләрен ачыклау    һәм туган телнең престижын күтәрү.

Үзбәкстаннан XI нче Халыкара татар теле Олимпиадага – П.Беньков исемендәге республикаль махсуслаштырылган рәсем сәнгате мәктәбенең 10-нчы сыйныф укучысы, Ташкенттагы Каюм Насыри Институты мәгариф – мәдәният Үзәгенең укучысы – Закирова Азалия катнашты. Җитәкчесе: Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Манняпова Райхан Яхъевна.

Олимпиаданың таләпләре буенча 3 тур үтте: Язу, Сөйләү һәм Презентация проектын тәкъдим итү һәм яклау. Азалия Закированың Презентация проекты: “Гаилә – буыннарның өзелмәс чылбыры” дип аталды. Бу тирән, кызыклы темасын ачыклауда укучы һәр кешенең үз шәҗәрәсен белү, буыннар элемтәләрен өзелмәвендә гаиләнең әйдәп баручы  роле,  үзенең гаиләсе мисалында һәр гаиләдә геннарның мөһимлеге турында сорауларны яктыртты. Һәм жюри агъзалары белән лаеклы бәяләнде һәм Олимпиаданың йомгаклавында Закирова Азалияне уңышлы дебюты белән тәбрикләделәр. Шулай ук, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры И.Г. Хадиуллин – Закирова Азалиянең яхшы дәрәҗәдәге әзерлеген һәм Олимпиаданың бөтен чараларында актив катнашуы турында әйтеп үтте. Һәм Үзбәкстанда татар телен саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бирүгә  Узбәкстан Республикасында Татарстан Республикасы  вәкиле Ахтареев Айдар Азатовичка рәхмәтен белдерде.
Без Закирова Азалияга саулык, укуларында зур уңышлар һәм алдагы көннәрдә куелган максатларына кыю ирешергә теләп калабыз!

Чыганак: https://t.me/tokpc 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*