tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда “Текә татар” проекты кысаларында тагын бер очрашу үтте
Башкортстанда “Текә татар” проекты кысаларында тагын бер очрашу үтте

Башкортстанда “Текә татар” проекты кысаларында тагын бер очрашу үтте

21 август көнне, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге “Текә татар” проекты кысаларында тагын бер очрашу үткәрде.

Бу юлы чараның кунагы билгеле шоумен, блогер, коуч Рамил Әхтәриев булды.
Рамил татар дөньясына үзен “Непереводимый татарский” рубрикасы белән танытты. Аның кайбер видеолары хәтта 800 мең тапкыр каралган. “Татар теле мине бөтен дөньяга танытты” – ди Рамил. Аны кайсы илдә генә булса да, милләттәшләребез таный.Әйткәндәй, быел Үзбәкстан татарлары чакыруы буенча ул анда очрашулар да үткәреп кайткан.

Бүгенге көндә Рамил үзен коучинг, кешеләрне кадакка бастыру юлында тапкан. Шулай ук юмор яратучы милләттәшебез төрле дәрәҗәдәге чаралар алып баручы буларак та үз эшен дәвам итә.

Аның әйтүенчә, яңа эш башлар алдыннан үзенә берничә сорау бирә:
Миңа ошыймы?
Бу акча китерәме?
Бу кешеләргә булышамы?
Мин үзем дә үсеш аламмы?

“Текә татар” проектының авторы һәм алып баручысы Гөлшат Сафина кызыклы сораулар аша Рамилне тамашачыларга төрле яклап ачты.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Рамилгә конгресс исеменнән китап бүләк итте. Җыелган кунаклар чарадан кәнәгать калып, рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*