tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе делегациясе Бөтендөнья татар конгрессында кунакта
Ульяновск өлкәсе делегациясе Бөтендөнья татар конгрессында кунакта

Ульяновск өлкәсе делегациясе Бөтендөнья татар конгрессында кунакта

Бүген, 23 август, Ульяновск өлкәсеннән  татар теле укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм “Өмет” газетасы журналистлары Бөтендөнья татар конгрессына кунакка килделәр.

Делегация Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бюро әгъзасы, Ульян өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Рамис Сафин һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторының төп консультанты Әлфия Әхәтова җитәкчелегендә килгәннәр.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннатуллин каршы алды. Ульяновск делегациясе Бөтендөнья конгрессы бинасы белән белән танышты. Шулай ук аларга оешманың эшчәнлеге, үткәрелә торган чаралар турында да сөйләделәр. Очрашу түгәрәк өстәл форматында үтте. Кунаклар сөйләшү барышында дин, мәгариф, мәдәният турында фикер алыштылар.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Ульяновск өлкәсенең милли-мәдәни автономиясе, мәктәпләрнең, балалар бакчаларының эшчәнлеге югары бәяләнде.  Алдынгы татар теле укытучыларына Бөтендөнья татар конгрессы рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*