tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ватанга мәхәббәт кайдан башлана?
Ватанга мәхәббәт кайдан башлана?

Ватанга мәхәббәт кайдан башлана?

Бу бәйрәм һәркемне берләштерде, чөнки ул – кече Ватанга карата мәхәббәт һәм хөрмәт бәйрәме, Күмертауның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән бәйле булуларын тоючылар бәйрәме дә булды.

Бу көнне Совет мәйданында башкортларның, татарларның, чувашларның һәм урысларның милли-мәдәни ишегаллары күргәзмәсе оештырылды.

Татарлар тирмәсенең эчке бизәлешен һәм милли ризыклар белән бәйрәм өстәлен оештыру Күмертау шәһәре татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Гөлбану Исхакова җитәкчелегендә аның актив әгъзалары тарафыннан башкарылды.

Күргәзмәне ачу тантанасына Куергазы районы Зәк-Ишмәт авылыннан “Рәйхан” халык ансамбле чакырылган иде. Алар килгән кунакларны үзләренең җыр-моңнары белән каршы алды. Оста баянчылар Я. Усманов, Я. Рәфыйков уйнаган дәртле көйләргә биюгә дә төштеләр, моңлы татар халык җырларын да җырладылар.

Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң Күмертау, Ырынбур, Уфа һәм Мәскәү шәһәрләреннән артистлар катнашлыгында концерт узды.

Бәйрәм шәһәр гимнын башкару һәм салют белән тәмамланды.

Чыганак: kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*