tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Изге эштән читтә калмыйк!
Изге эштән читтә калмыйк!

Изге эштән читтә калмыйк!

Хөрмәтле милләттәшләр!

Билгеле булганча, быелның 8 маенда даладан килгән пожар Курган өлкәсендәге Йолдыз – Эчкен авылын тулысынча ялмап ала. Әлеге татар авылында 1 меңгә якын кеше яши. Җил бик тә көчле булуы сәбәпле, ут 300 йортны юк итә. Техника, каралты-куралар, кырлар һәм көтүлекләр янып юкка чыга. Ни гаҗәп, авылда бары тик мәчет һәм мәктәп биналары гына сакланып кала. Аллаһы Тәгалә мәчетне саклап калып, мөселман кардәшләребездә өмет-ышанычны да саклый, янгын аларның ихтыяр көчен юк итә алмый.

Эчкен халкы үзләренең туган авылларын тулысынча аякка бастырырга ниятләгән. Без дә шушы изге эшкә үз өлешебезне кертергә – мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга булдык. Авылда төпләнеп калырга бер гаилә өчен йорт төзергә җыенабыз. Иске Майна районы эшмәкәре – мөселман кардәшебез йорт өчен бура ясау эшләренә кереште. Йортның размеры – 7,5х7,5 метр. Ике катлы өйдә татар гаиләсенә яшәргә уңайлы булыр дип уйлыйбыз. Шулай ук йортның түбәсе һәм идәннәре өчен агач материаллары җибәрү күздә тотыла.

Татар бизнесменнарының “Сембер” клубы йорт салу өчен акча җыюга кереште. Сентябрь аенда бураны Курган якларына озатырга ниятлибез. Ә октябрь аенда татар-мөселман гаиләсе үзләренең өй туен үткәрер, иншаллаһ. Аллаһы Раббыбыз изге эшкә биргән сәдакаларыгыз өчен әҗер-саваплар насыйп итсен.

Сәдака акчасын күчерү өчен банк реквизитлары: УООО ТАТАРСКИХ БИЗНЕСМЕНОВ «СЕМБЕР», ИНН 7325041330, КПП 732501001,
р/с 40703810669000001096, БИК 047308602, к/с 30101810000000000602, УЛЬЯНОВСКОЕ ОТДЕЛЕНИЕ №8588 ПАО СБЕРБАНК, юридический адрес: 432001, г. Ульяновск, ул. Карла Маркса, 41.

Президент Алиакберова Эльмира Рамилевна, [email protected], +79053497534.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*