tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Семочки мәктәбенә – 45!
Семочки мәктәбенә – 45!

Семочки мәктәбенә – 45!

Түбән Новгород өлкәсендәге Семочки белән Пашат авыллары укучыла­ры 1960-1970 елларда урта белемне берничә километр гына ераклыкта урнашкан Кочко-Пожар авылында алды, чөнки беренчесендә сигез еллык, ә икенчесендә башлангыч мәктәп кенә булган.

Ул елларда бит транспорт ул хәтле юк иде, шуңа да алар авыл уртасында урнашкан, элекке байлар йорты булган тулай торакта яши, шимбә дәресләр беткәч кенә ял көненә өйгә кайта иде (хәзер ул бина юк инде, аның урынында мәчет төзелде). Соңгы укучылар 1977 елны килде, нәкъ мин укыган класска. Без, 1962 елда туганнар, ике параллель класс идек, сигезенчене тәмамлап байтагы китте, Семочки-Пашаттан 7 кеше – дүрт малай, өч кыз килде һәм 9-10 классларда 33 кеше укып, 1979 елда мәктәпне тәмамладык. Ә 1978 елда Кочко-Пожарга укырга килүчеләр булмады инде, чөнки нәкъ шул елны Семочкида өч катлы яңа мәктәп бинасы ачылып, аңа урта мәктәп статусы бирелде.

12 август көнне мәктәпнең 45 еллыгы уңаеннан, биредә зур тантаналы чара оешты­рылды. Зур, иркен, матур итеп бизәлгән мәктәп абзарында узган бәйрәмгә ике авыл халкы җыелды, мәктәп ишегалдында төрле еллардагы чыгарылыш классларның фотолары урнаш­тырылган зур баннер янында тукталып, үзләрен, классташла­рын эзләде.

Мәктәп буенча экскурсия ва­кытында заманча җиһазланды- рылган класс бүлмәләре, “Точка роста”, “ЦОС” (Цифровая обра­зовательная среда) кабинетлары сокландырды. Икенче каттагы зур экранда күрсәтелгән мәктәп тарихы буенча әзерләнгән ви- деофильм да зур кызыксыну уятты. Әйтергә кирәк, баннерны да, видеофильмны да әзерләүдә дүрт дистә елдан артык мәктәптә укытучы, укыту буенча директор урынбасары булып эшләгән, “Россия Федерациясенең хөр- мәтле хезмәткәре” исемен йөрт- кән Надирә апа Каюмованың шәхси архивыннан бик күп фото­лар кулланылган.

Тантаналы өлешне бер төркем балалар җыр белән башлады, аннары укытучылар коллективы “Туган як” җырын башкарды.

Мәктәп директоры Әлфия Сю­няева халыкны җылы сәламләп, беренче сүзне 40 елдан артык укытучы булып эшләүче, шуның 34 елын мәктәп директоры бу­лып торган (1984-2018) Шамил Сафинга бирде.

Шамил Бариевич мәктәп тари­хына бераз тукталып үтте, кай­бер хатирәләре белән уртаклаш­ты.

Надирә Вафиновна да җылы хатирәләрен барлап, бүгенге коллективка уңышлар теләде, шундый матур бәйрәм оештыр­ган өчен рәхмәт белдерде.

Урта мәктәп беренче чыгары­лышын 1980 елда олы тормыш­ка озаткан. Ул елны 72 кеше тәмамлаган Семочки мәктәбен. “Безнең елгылар 100 укучы идек, кайберләре 8 класстан соң кит­те. Ул елларны тулаем укучылар саны 1000гә якын иде”, – диде үзенең чыгышында шушы чыга­рылыш вәкиле, Семочки терри­ториаль бүлек җитәкчесе Таһир Айдерханов. Бәйрәмгә алар 72 кешедән дүртәү генә килгән иделәр һәм үзләренең чыгышла­рында кызыклы, күңелле мәктәп елларын искә алып, остазлары­на рәхмәт белдерделәр, ә класс җитәкчеләре булган Надирә апа­ларына матур букет һәм бүләк тапшырдылар.

Округ администрациясенең мәгариф комитеты җитәкчесе Рауф Ваһапов бәйрәм белән котлап, мәктәп эшчәнлегенә югары бәя бирде, Рәхмәт хатла­ры тапшырды.

Тулаем, алар күп булды – округ администрациясе депутатлар Советы исеменнән ветеран- укытучылар бүләкләнде, Әлфия Алиевна укучыларга ГТОның алтын билгеләрен тапшыр­ды, мәктәпкә һәрдаим ярдәм күрсәтүче спонсорларны да онытмадылар.

Бәйрәмдә өлкә татарларының региональ милли-мәдәни авто­номиясе вәкиле, аның каршын­да эшләүче “Ак калфак” өлкә татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зилә Әхмәдуллина белән Нижгар татарлары кон­грессы рәисенең урынбасары Гөлнара Абдуллина да катнаш­ты. Алар буш кул килмәгәннәр – Зилә ханым Шамил Сафин белән Әлфия Сюняевага Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, Әлфия Алиевнага ак калфак та бүләк итте, шулак ук өстәл уеннары, татар теле каби­неты өчен кирәкле әсбаплар һәм мәктәпкәчә төркемгә курчак теа­тры да китергән.

Гөлнара Рафековна конгерссның Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән Әлфия Сюняеваны, күп еллар биредә укыткан Светлана Хәйруллинаны һәм география укытучысы Алсу Шәрәфетдинованы бүләкләде.

Саранск шәһәреннән махсус чакырылган артистлар чараны бик матур алып барды, әмма рус телендә. Тантаналы өлеш тәмамлангач, махсус куелган ча­тырда кофе-брейк оештырылган иде – кунакларны пылау, тәм-томнар, чәй белән сыйладылар.

Бала-чага өчен батутлар, төрле аттракционнар эшләде, туңдырма сатылды. Ә бәйрәм матур концерт белән дәвам итте. Саранск артистлары, татар авылларында гастрольләрдә йөрүче билгеле җырчы Марат Эксанов, Түбән Новгородтан Зөлфия Булатова чыгышлары кайнар алкышларга лаек булды. Мәктәп коллективы да матур но­мерлар әзерләгән иде.

Кыскасы, юбилей зур оешкан­лык белән үтте, һәр килгән кеше рәхмәт әйтеп китте. Шуны да билгеләп үтәсе килә – Семочки, аның филиалы булган Яндавиш­ча мәктәпләрендә көчле педа­гоглар коллективлары туплан­ган, бар тырышлыкларын куеп, белемнәрен кулланып, замана белән бергә атлап эшлиләр һәм шуңа нәтиҗәләре дә югары. Мон­да Әлфия Алиевнаның да өлеше зурдан, ул 2018 елдан башлап җитәкчелек итә һәм уку йортла­ры эшчәнлегенә яңа сулыш өрде дисәк тә ялгышмабыз.

“Безнең ике мәктәптә, мәктәпкәчә төркемнәр белән бергә, яңа уку елында 89 бала белем- тәрбия алыр. Биналар газ белән җылытыла, сыйфатлы белем-тәрбия бирер өчен барлык уңайлыклар тудырылган, заман­ча технологияләрне киң кулла­набыз.

Семочки мәктәбендә быел ра­диоузел булдырдык, Яндавишча мәктәбенең тирәсе яңа койма белән уратып алынды, спортзал ремонтлана. Икесендә дә видео­домофоннар урнаштырылды.

Коллективлар да чагыштырма­ча яшь, ел саен диярлек төрле программаларда катнашучы белгечләр килә, менә быел да яңа ук елыннан башлангыч клас­сларда яшь белгеч укыта баш­лар.

Авыл, округ администрацияләре белән тыгыз элемтәдә тора­быз. Менә мәктәпкә илтүче юл “Сезгә хәл итәргә!” программасы буенча соңрак эшләнергә тиеш булса да, алар тырышлыгы белән юбилейга өлгерде, округ җитәкчесе Ринат ҖӘлаловка да, Таһир Әнвәровичка да зур рәхмәт”, – дип сөйләде Әлфия Алиевна.

 

Тиздән яңа уку елы башлана һәм 45 еллык тарихы булган Се­мочки мәктәбе бусагасын 40тан артык бала атлап керер. Бала­лар тавышы биредә һәрвакыт яңгырасын һәм тагы да күп кенә юбилейларын каршы алырга язсын дигән теләктә калабыз.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

Автор фотолары

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*