tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсе “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасына 7 ел
Пенза өлкәсе “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасына 7 ел

Пенза өлкәсе “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасына 7 ел

Шул уңайдан оешма әгъзалары, актив татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасының офисында матур очрашу уздырды. Бу хакта оешманың җитәкчесе Эльмира Васильева хәбәр итә. Ханымнар милли ризыкларыбызны әзерләп чәй эчә. Киләчәкккә планнар төзиләр.

Ак калфаклыларны котларга Пенза өлкәсенең Каменка районы хакимияте башлыгы урынбасары Логачева Ольга Александровна килгән. Ул: ” Мин бүген безнең районның паспортын тутырып утырдым. Анда милли-мәдәни автономияләр, оешмалар дигән графа бар. “Ак калфак” оешмасы башкарган барлык эшләрне теркәдем. Чаралар бик күп уздырыла,”- дип белдерде. Мондый сүзләрне ишетү безнең өчен бик күңелле, ди Эльмира Васильева.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*