tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Мәскәүдә татар мәдәни үзәге белән танышты
Васил Шәйхразыев Мәскәүдә татар мәдәни үзәге белән танышты

Васил Шәйхразыев Мәскәүдә татар мәдәни үзәге белән танышты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев эш сәфәре белән Мәскәү шәһәрендә. Бүген ул Россия башкаласындагы Асадулаев йортында урнашкан Татар мәдәни үзәге белән танышты. Биредә Мәскәү татарлары еш очраша, төрле чаралар, кичәләр, концертлар уза.

Татар мәдәни үзәгенең китапханәсе, концерт залы бар. Иҗат коллективларына, түгәрәкләргә эшләү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Үзәк каршында 25 дән артык коллектив шөгыльләнә. Балалар һәм өлкәннәр өчен татар теле курслары оештырыла, мастер-класслар үтә.

Васил Шәйхразыев үзәк каршында инде 1961 нче елдан бирле эшләп килүче “Идел” ансамбленең җитәкчесе Наил Гарифҗановка Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медален тапшырды. Ул бу көннәрдә 85 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*