tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: Пермь крае – безнең әйдәп баручы сәүдә-икътисадый партнерларыбызның берсе
Рөстәм Миңнеханов: Пермь крае – безнең әйдәп баручы сәүдә-икътисадый партнерларыбызның берсе

Рөстәм Миңнеханов: Пермь крае – безнең әйдәп баручы сәүдә-икътисадый партнерларыбызның берсе

Пермь крае – безнең әйдәп баручы сәүдә-икътисадый партнерларыбызның берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь крае Губернаторы – Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Махонин белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Пермь крае – зур потенциалы булган Россиянең көчле төбәге. Төбәкара товар әйләнеше 15 млрд. сум дәрәҗәсендә, шактый зур күләмдә һәм үзара тәэмин итүнең киң номенклатурасы белән характерлана. Татарстан Пермь краена йөк автомобильләре, махсус техника һәм автобуслар, тракторлар һәм экскаваторлар, шиннар, дизель ягулыгы, химия продукциясе, пыяла, азык-төлек продуктлары, дарулар, медицина җиһазлары һ.б. җибәреп тора. Пермь краеннан республика нефть продуктлары, калийлы ашламалар, цемент, химия продукциясе, халык кулланышы товарлары ала.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Пермь краена машина төзелеше продукциясе (КАМАЗ, Форд-транзит, махсус техника) белән тәэмин итүне арттыру, агросәнәгать комплексы продукциясен чыгаруны киңәйтү, шулай ук нефть продуктлары базарын үстерү белән кызыксына. Казан – Пермь турыдан-туры авиарейслары, пассажирлар йөртү өчен тимер юл, «Идел» М7 автотрассасы булу хезмәттәшлекне үстерергә ярдәм итә.

«Безнең уртак эш өчен юнәлешләр күп, шул исәптән төзелеш комплексында. Суднолар төзү өлкәсендә үзара мәнфәгатьләр бар. Шулай ук «КАМАЗ» шассисында автотехниканы ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәттәшлекне дә карарга кирәк. Моннан тыш, без энергетика һәм нефть-газ өлкәләрендә үзара файдалы була алабыз», – дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук бизнеска ярдәм инфраструктурасын булдыру, цифрлаштыру, электрон мәйданчыкларны куллану, уңайлы шәһәр тирәлеген үстерү һәм ТКО белән эш итү өлкәсендә тәҗрибә алмашуны оештырырга тәкъдим итте.

«Фән һәм мәгариф өлкәсендә актив эшләргә кирәк. Бүген Татарстан югары уку йортларында Пермь краеннан 750 студент белем ала. Бу бик мөһим, чөнки бүгенге студентлар киләчәктә безнең партнерлар булырга мөмкин. Без ресурс үзәкләренә, кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирәбез. Республикада полилингваль мәктәпләр проекты гамәлгә ашырыла. Экология, сәламәтлек саклау, туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә, мәдәни алмашуны дәвам итәргә кирәк», – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов край җитәкчелегенә татар җәмәгатьчелегенә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Бүген төбәктә 115 меңнән артык татар яши. 2024 елда Барда районы Барда авылында Бөтенроссия авыл Сабантуе үткәрү планлаштырыла.

2023 елда Пермь шәһәренең 300 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Махонинга юбилейга уңышлы әзерләнүләрен теләде.

Пермь крае Губернаторы, үз чиратында, Татарстан белән төбәкара хезмәттәшлек дәрәҗәсен югары бәяләде.

Ул Пермьнең 300 еллыгы шәһәр үсеше өчен җитди трамплин буларак бәяләнүен билгеләп үтте. «Безнең җәмәгать киңлекләрен үстерү, объектларны ремонтлау буенча планнарыбыз зур. Без Сезне һәм сезнең команданы безнең якларда күрергә һәрвакыт шат. Мондый уртак визитлар даими рәвештә җайга салынырга тиеш. Һичшиксез, Сезне шәһәрнең 300 еллыгына көтәбез», – диде Дмитрий Махонин.

Ул билгеләп үткәнчә, Пермь крае алга таба сәнәгать хезмәттәшлеген, фәнни-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту белән кызыксына. «Без Сезнең белән Пермьдә Татарстан Мәдәният үзәген булдыру мәсьәләсен хәл итәргә телибез. Безнең төбәктә татарлар күп яши. Бу проектка ихтыяҗ булачак дип уйлыйм», – дип өстәде Дмитрий Махонин.

tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*