tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар китабы йорты “Кышкы кичләр”гә чакыра
Татар китабы йорты “Кышкы кичләр”гә чакыра

Татар китабы йорты “Кышкы кичләр”гә чакыра

Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирының (элегрәк Ш.Камалның музей-фатиры) ачылышына 72 ел тулу уңаеннан «Кышкы кичләр» циклыннан чираттагы камералы концерт куелачак. Концертта татар музыкасың классик әсәрләре, шулай ук традицияләрне дәвам итүче яшь авторларның композицияләре дә яңгыраячак. Музей кунаклары Артур Исламов һәм Эльза Заяри башкаруында А.Әхмәдиев һәм М.Хәйруллинаның «Кави – Сәрвәр» операсыннан Кави һәм Сәрвәр ариясен ишетә алачак.

Концертта Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Илюсә Хуҗина, опера җырчысы, халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Артур Исламов, опера җырчысы Эльза Заяри, халыкара конкурслар лауреты Арслан Сәйфи, композитор, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Ильяс Камал, композитор Миләүшә Хәйруллина һәм концертмейстер, халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Зәйнуллина чыгыш ясаячаклар.

Программаның озынлыгы – 60 минут

27нче гыйнвар

19:00да

Бәясе: 200 сум

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*