tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Ульяновск шәһәрендә
Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Ульяновск шәһәрендә

Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Ульяновск шәһәрендә

Иртәгә Ульяновскида Федераль Сабантуйны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узачак. Милли бәйрәм чараларының гомуми планы турындагы төп доклад белән XXII Федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты секретаре Руслан Гайнетдинов чыгыш ясый.

Татарстан Республикасыннан бүгенге очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, шулай ук мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*