tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “Ислам татарсыз яши аладыр, ә татар исламсыз яши алмый”
Васил Шәйхразыев: “Ислам татарсыз яши аладыр, ә татар исламсыз яши алмый”

Васил Шәйхразыев: “Ислам татарсыз яши аладыр, ә татар исламсыз яши алмый”

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Мәскәү өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашты.

Очрашу барышында җитәкчеләр Идел Болгары дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллык датасы уңаеннан уздырылачак чаралар буенча фикер алыштылар. Равил Гайнетдин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән узган очрашу вакытында үзләренең ягыннан планлаштырылган чаралар исемлеген эшләп бирүен ассызыклады. Олы тантаналы юбилей уңаеннан Түбән Новгородта Мәкәрҗә мәчетен торгызу, Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә ханбикә Сөембикәгә һәйкәл ачу һ.б. зур масштаблы чараларны тормышка ашыру буенча эшләр алып барылуын ассызыклады.

“1100 еллыкка старт бирелгән көннән Россия регионнарындагы татар оешмалары да җирле мөфтиятләр һәм дин кардәшләребез белән берлектә актив эш алып баралар. Ислам татарсыз яши аладыр, ә татар исламсыз яши алмый. Шуңа күрә федераль округларда милләттәшләребез белән очрашу вакытында без моңа зур игътибар бирәбез”, – дип сөйләде Васил Шәйхразыев.

Шулай ук Милли Шура рәисе Татарстанда зур бәйрәм чаралары 18 майдан «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» белән башланып, алга таба XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы белән дәвам итүен, ә төп бәйрәм тантанасы 21 май көнне Болгар җирендә “Изге Болгар җыены” вакытында булачагын әйтеп узды. Әлеге чараларда Васил Шәйхразыев Равил Гайнетдинне мәртәбәле кунак буларак катнашырга чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*