Семей шәһәрендә узган чаралар кысаларында татар яшьләре бөек шагыйрьләр — Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм казах халкының мәшһүр шагыйре Абай Кунанбаев һәйкәлләрен зиярәт иттеләр. Яшьләр әлеге бөек шәхесләр истәлегенә чәчәкләр салдылар, аларның иҗаты һәм халыклар өчен әһәмияте турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Семей шәһәрендә Казахстан татар яшьләре форумы уза, анда төрле төбәкләрдән делегатлар җыелды.

