ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә Татар теле һәм мәдәнияте көне узды
Ульяновск өлкәсендә Татар теле һәм мәдәнияте көне узды

Ульяновск өлкәсендә Татар теле һәм мәдәнияте көне узды

Россия Федерациясендә 190 милләт вәкиле гомер кичерә, алар 455 телдә һәм диалектта сөйләшә. Милләтләр һәм телләр күптөрлелеге – уртак байлыгыбыз, без аны кадерләп сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлы. Новоспасскоеның А.С.Макаренко исемендәге 1 нче урта мәктәбендә гадәти булмаган бәйрәм – Татар теле һәм мәдәнияте көне узды.

Әлеге чара Россия халыклары бердәмлеге елына, Халыкара туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел булуга багышланган иде. Милли бәйрәмдә мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре, шулай ук Новоспасское районының татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Раил Рәхим улы Муракаев һәм Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты әгъзасы Кәрим Абдулхак улы Аделов катнашты.

Төрле телләр белү кешенең дөньяга карашын киңәйтә һәм башка милләтләрне аңларга ярдәм итә, ә туган телне, ана телен белү буыннар бәйләнешен саклап калырга булыша. Газиз ана теле халыкның зирәклегенә таянып, төрле буын вәкилләрен берләштерә, ул үз мәдәниятеңне аңлау һәм саклау өчен бик тә кирәк.

Новоспасское район үзәгенең А.С.Макаренко исемендәге 1 нче урта мәктәбендә татар телен өйрәнү мөмкинлеге тудырылган. Менә дүртенче ел инде биредә татар теле буенча дәрестән тыш түгәрәк эшләп килә. Тәҗрибәле укытучы Эльмира Равил кызы Джумаева балаларны татар мәдәнияте дөньясы белән таныштыра. Ул Татар теле һәм культурасы көнен дә искиткеч оста алып барды.

“Туган телне белмәсәк, без милли үзенчәлекләребезне, гореф-гадәтләребезне югалтабыз. Шуңа күрә өйдә, гаиләдә татарча, үзебезчә сөйләшергә, китаплар, газета-журналлар укырга, җырлар җырларга, гомумән, үз халкыңны яратып, туган телеңне хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Татар теле – Россия Федерациясендә иң күп таралган телләрнең берсе. Татар халкы тарихи яктан, гомер бакыеннан Ислам дине белән бәйле. Ислам – ул дин генә түгел, ә рухи-әхлакый кыйммәтләр системасы да әле. Динислам олыларны хөрмәт итәргә, ярдәмчел, намуслы һәм гадел булырга өйрәтә”,- диде Эльмира Джумаева.

“Туган телне үзең белү генә аз әле ул, аны күз карасыдай сакларга һәм бала-оныкларга түкми-чәчми тапшырырга кирәк. Туган телдән һәм диннән башка бер генә милләт тә яши алмый. Кем әйтмешли, табынның байлыгы, муллыгы – ул ризык, ә телнең байлыгы – аны кулланучылар саны. Шуңа күрә ана сөте белән иңдерелгән туган телебезне онытмыйк, өйрәник һәм балаларыбызга тапшырыйк!”- дип ата-аналарга мөрәҗәгать итте Раил Муракаев.

Бәйрәмнең концерт программасы бик тә бай эчтәлекле итеп әзерләнгән иде. Милли костюмлы балалар татарча җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр, дәртле биюләре белән шатландырдылар. Малайлар һәм кызлар шулай ук татар халкының традицияләре, кием-салым элементлары, татар халык ашлары турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләделәр, әти-әниләре, әби-бабалары белән бергә йола уеннарын уйнадылар. Күркәм чара зур табын артында күмәкләшеп чәй эчү белән тәмамланды. Бәйрәм табынын, әлбәттә инде, халкыбызның татлы вә затлы ризыгы – чәкчәк бизәде.

Р.РӘХИМОВ.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*