ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанның Яңа бистә зиратында Остазларны искә алганнар
Казанның Яңа бистә зиратында Остазларны искә алганнар

Казанның Яңа бистә зиратында Остазларны искә алганнар

Казанның Яңа бистә зиратында мөселман дин эшлеклеләре, мөгаллимнәр, шәкертләр, татар зыялылары җыелды – биредә Остазларны искә алу көне үтте.

Остазларны искә алу көненә килүчеләрне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин каршы алды. Чара аның башлангычы белән 1998нче елдан бирле ел саен 2 майда үткәрелә. Ул – искә алу көненең программасын һәм каберлекләр картасын төзүче дә.

Искә алу көнендә катнашучылар тарихта тирән эз калдырган күренекле дин әһелләре һәм галимнәр – Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәтһади Максуди, Шәйхелислам Хәмиди, шулай ук совет чорында ислам динен саклау һәм таратуга зур өлеш керткән шәхесләр – Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин, Габделхак хәзрәт Саматов, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк, татар зыялылары – Миркасыйм Госманов, Илһам Шакиров, Туфан Миңнуллин, Хәсән Туфан һәм башкаларның кабере янында Коръән укып дога кылды.

Соңыннан Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә Коръән ашы узды.

Остазларны искә алу көне алдыннан зиратта өмә үткәрелгән. Татарстан мөфтияте, имамнар, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә коллективы зират мәйданының шактый зур өлешен тәртипкә китергән. Алар каберлекләрне чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агач-куаклардан аралаган, аллеяларны җыештырган, кабер ташларын чистарткан.

Чыганак: “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*