Көннең төп өлеше Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы вәкилләре чыгышлары белән башланып китте. Райнур Хәсәнов татар проектларын булдыру һәм үстерүдә ясалма фәһемне куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул милли инициативаларны алга җибәрүдә цифрлы технологияләрнең ролен ассызыклады.
Аннан соң Айзилә Абдрахманова социаль проектларны медиада үстерү алымнары турында сөйләп китте. Ул блогерлар һәм журналистлар белән нәтиҗәле эшләү серләрен ачып, практик киңәшләр бирде.
Эльмира Вәлиева интеллектуаль квиз үткәреп, форум делегатларының белемнәрен һәм команда рухын сынады. Ә Алматадан килгән Адилә Вәлиева бию остаханәсе оештырып, яшьләрне биетеп алды.
Көннең икенче яртысында Ләйсән Фәхриева «Этномәдәни проектлар булдыру» темасына воркшоп үткәрде. Әлеге очрашу кысаларында катнашучылар үз җирлекләрендә яңа проектлар өчен идеяләрен тәкъдим итте.
Кичке программа да бай булды. Ильяс Фәрхуллин татар халкының борынгы музыка уен кораллары турында сөйләп, милли мәдәниятнең тирән катламнарын ачты. Ислам Гомәров исә социаль челтәрләрдә этнография темасына багышланган чыгышында миф һәм хакыйкать арасындагы чикләрне аерып күрсәтте. Көн Владислав Шунскийның ораторлык сәнгате турында чыгышы һәм стендап белән тәмамланды.
Икенче көн программасы бай эчтәлекле чыгышлар, иҗади очрашулар һәм практик эшчәнлек белән истә калды.






