ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Туймазыда “Әби-бабамнарның балачак уеннары” Төбәкара конкурсы уздырыла
Туймазыда “Әби-бабамнарның балачак уеннары” Төбәкара конкурсы уздырыла

Туймазыда “Әби-бабамнарның балачак уеннары” Төбәкара конкурсы уздырыла

Башкортстандагы Туймазы районының “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге җирле иҗтимагый оешмасы “Әби-бабамнарның балачак уеннары” Беренче Төбәкара конкурсын игълан итә.

Чараның мәгълүмати партнеры – Бөтендөнья татар конгрессы. Конкурс Россия Федерациясенең милли-мәдәни оешмалары, татар милли-мәдәни һәм иҗтимагый үзәкләре әгъзалары, укучылар һәм студентлар өчен ачык массакүләм чара булып тора.

Аның максаты һәм бурычлары:
*19-20 гасырларда авылларда яшәгән традицион балалар уеннарын өйрәнү һәм торгызу аша татар халкының этнокультур мирасын саклау һәм популярлаштыру.
*Өлкән буын вәкилләре (бабайлар һәм әбиләр) белән әңгәмәләр оештыру, аларның балачак уеннары кагыйдәләрен, санамышларын һәм уеннарында кулланылган әйберләрне барлау.
*Үз төбәге өчен генә хас булган онытылган уеннарның сценарийларын (мәсәлән ташлар, таяклар, сөякләр белән уеннары яки елга буендагы сезонлы уеннар һәм башкалар) торгызу.
*Уен фольклорында кулланыла торган диалект үзенчәлекләрен (предметларның үзенчәлекле атамалары, такмаклар, татар телендәге санамышлар) теркәп бару.

Конкурс ике турда (икенче тур “Бабай утары” музей этнография комплексында) уздырыла.

Бәйгедә Россия Федерациясендә яшәүче, якын һәм ерак чит илдә яшәүче милләттәшләр катнаша ала.

Конкурста катнашучылар 2026 елның 10 июленә кадәр күрсәтеләчәк уенның исемен, катнашучының фамилиясен, исемен, әтисенең исеме һәм яшен күрсәтеп, видеоязма урнаштырырга тиеш, шулай ук гариза-анкета һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык җибәрү (эл.адрес: fanirga@mail.ru ) буенча сорала. Әлеге нигезләмә таләпләренә туры килми торган чыгышлар каралмый һәм конкурста катнашмый.

Беренче турны уңышлы узган конкурсантларга икенче турда катнашу өчен чакыру җибәреләчәк. Алар жюрига альбом формасындагы тикшеренү эше тәкьдим итәргә тиешле(уенның тәртибе, аның килеп чыгу тарихы һәм кулланылышы турында).Конкурсантлар үз төбәкләренә генә хас булган бер уенны уйнап күрсәтәләр. Катнашучылар саны 12 дән артмаска тиеш (шуның 65% балалар тәшкил итәчәк). Конкурсның икенче турын уздыру вакыты өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Конкурста җиңүчеләргә Гран-при, беренче, икенче, өченче урыннар каралган. Аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Җырны Фән Вәлиәхмәтов манерасында башкаручыга, шулай ук татар җыр фольклорының сирәк очрый торган әсәрен яңгыратучыга махсус бүләк каралган. Моңардан тыш, жюри башка махсус бүләкләр дә булдырырга хокуклы.

Оештыру комитетының адресы: 452750, Башкортстан Республикасы, Туймазы шәһәре, Куйбышев ур., 17нче йорт, «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге.

Оештыру комитеты рәисе: Фәнир Галимов.
Элемтә өчен телефон: 8(987)584-30-17 (Рәвия Фархитова).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*