“Буыннар чылбыры өзелмәсен” – Пермь краеның Кунгур районы Тор Түз (русчасы Усть-Турка) авылы мәдәният йортында 27 мартта үткәрелгән шәҗәрә бәйрәме әнә шулай дип аталды. Бу көнгә шәҗәрәләр конкурсына йомгак ясау, сәхнәдә “Үз тамырыңны истә тот” иҗади кичәсен уздыру планлаштырылган иде. Тарихи мәгънәгә ия булган бу истәлекле чарада Яланоч, Казай, Яңавыл, Башап, Камышул авылы үзешчән сәнгать коллективлары катнашты.
Мәдәният йортына килеп керүгә күп санлы шәҗәрәләргә игътибар итәбез. Авылда яшәүчеләрне тимер һәм кызыл җыен нәсел ырулары тәшкил итә. Төп фамилияләрдән Галишанов, Әхмәтов, Шакиров, Асвапов, Назин, Минсадыровларны һ.б. атап була.
Сәхнәгә бер-бер артлы туган як тарихын өйрәнүче Назим Шагаипов, Гадилә Минсадырова, Азат Муллаяров, Идиятулла Назин һ.б. күтәрелде. Бу кичәне уздыру өчен Назим абый Шагаипов күп тырышкан, ул идея авторы да. Күренеп тора, тортүзлеләр тарихи чыганакларны, архив материалларын өйрәнгәннәр, хәтта Мәскәүдән белешмәләр алганнар.
Әлеге чараны үткәрүгә авылдашларын Н.Н. Шагаипов дәртләндереп җибәргән. Аның турында “Тарих – аның тормышы мәгънәсе”, диделәр.
– Авыл тарихын язуга Бардада үткән фәнни-гамәли конференция этәргеч ясады. Бу форум безне эшләргә өндәде. Иң беренче итеп үз авылыбыз тарихын өйрәнүдән башладык. Пермьдә ревизия материаллары, Кунгур, Соликамск өязләре һәм Кайсаров переписьләре күрсәткән документлар белән таныштык. Һәр авыл мәчетендә диярлек тарихи истәлекләр язылган. Күп еллар эшләп ачыкладык, авыл халкы үз шәҗәрәсен язды. Гаиләләр язмышында – авылыбыз тарихы. Тарихны барлау җиңел түгел, безнең бу эшебез зур хезмәтнең башы гына әле, – диде Сылва-Ирен татарлары тарихын өйрәнүче Назим Нәгыймҗан улы.
Педагогик хезмәт ветераны Гадилә апа Минсадырова чыгышында үзе язган эчтәлекле шигырьләрдән файдаланды. “Туган өен белмәгән туган авылын, илен белерме?” – дип сүзен башлады ул.
– Авыл тормышында лаеклы эш күрсәткән затлардан Кашапова Бибисара, Габбасов Гафи бабайны атыйм – алар мәдәни яктан үстерүчеләр. Әрмәншин, Галишанов,Нуруллин, Шакиров, Назиннар, Хавыевлар – игенчеләр, җир эшкәртүчеләр, Әхмәр Кучкильдин, Абдулхәсән хаҗи – укытучылар династиясенә нигез салучылар. Хәрби хезмәтне сайлаучылар да шактый, – диде.
Шәҗәрә бәйрәменә Кунгур районы Земство Җыелышы рәисе Т.В. Поспелова да чакырылган иде.
– Туган авылың тарихын, нәсел шәҗәрәңне өйрәнү – һәркем өчен кирәкле һәм изге гамәлләр, – дип билгеләп Тор Түзнең күренекле вәкилләре Г.Т. Минсадырова, Н.Н. Назинга, С.Ш. Муллаәхмәтовка районның “Казанышлар өчен” (“За заслуги”) медален һәм “Вакыт безне сайлады” китабын тапшырылды.
– Безнең бүген зур бәйрәм, оештырып әйбәт эшләгәннәр. Мондый чаралар башка урыннарда да үткәрелә. Халык күп җыелган. Белгәнебезне яшьләргә җиткергә тиешбез. Авылыбыз төшеп калганнардан түгел, – диде эчке эшләр ветераны Фидәил Нургаян улы Шәрипов.
– Мин дә үзебезнең нәсел шәҗәрәбезне төздем. Әти ягыннан 13, әни ягыннан 19 буынны беләм. Якынча 1300енче елларга кадәр эшләдем, нәселебездә 900дән артык кеше бар. Мондый бәйрәмнәрне үткәрергә кирәк, саваплы гамәл, – диде иң зур шәҗәрәләрнең берсен төзүче Самат Ибраев.
Иң зур шәҗәрә төзүчеләрдән тагын Минсирә Әхмәтова, Вахит Мөгаллимов, Лиана Габбарова, Розалия Мулланурова һ.б. исемнәре аталды.
– Бу зур бәйрәм иң тирән хисләребезне уятты. Нәсел җепләреңне барлау – мөһим эш. Шәҗәрә бәйрәме – татар милләтен, мәдәниятен, гаилә кыйммәтләрен саклау ул. Авылыбыз исеме – изге сүз, Коръәндә дә Тур тау сүрәсе бар. Халык бу җирләрдә 500 еллар яшәгән, киләчәге тагын да ышанычлырак булсын, авылыбыз яшәсен! – диде ахырда бу авылда туып-үскән райондашыбыз С.Н. Назин. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкиле буларак, әлеге чараны “Татарлар: гамәл стратегиясен” тормышка ашыручы мисал дип атады ул һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф. Шакиров исеменнән котлау җиткерде. Сәлим Нәҗип улы Барда төбәгендә яңа басылган “Шигъри альманах” китабын җыентыкта шигырьләре урын алган авторлар Гадилә Минсадырова, Зөһрә Шәвәлиевага һәм авыл китапханәсенә тапшырды.
Тамашачылар алдында “Сөмбел”, “Таһир-Зөһрә” ансамбльләре, күрше авыллардан үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады, тамашачыларга күңелле җырлар, дәртле биюләрен бүләк итте. Мәрьям Назина баян партиясен алып барды. Шәҗәрәләр конкурсына йомгак ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде, оештыручыларга рәхмәт әйтелде.
Йомгак сүзе белән оештыручыларның берсе Наиф Нәҗип улы Назин чыкты:
– Катнашуыгыз өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Тор Түз – әйдәләп баручы авыл, аны бетермик, үстерик. Эшкә уңган, җыр-моңга бай, атаклы кешеләре турында ишеттек. Бүгенге вакыйгага багышлап китап чыгарыйк, Хәсән хаҗи истәлеген мәңгеләштереп китап бастырыйк, мемориаль такта куйдырыйк. Яшь буынга мирас булыр. Тарихсыз киләчәгебез юк, дип яшәргә дә яшәргә. Бүгенге көн күңелгә кереп, хәтерләргә уелып калсын. Туганлыкны онытмыйк, өмет белән яшик, – дип рәхмәт хатлары тапшырды.
Бу чарада катнашудан алган тәэсирләр көчле булды, барысы 36 шәҗәрә язылган, аларның егермесен балалар эшләгән. Тор түзнең хөрмәтле кешесе Абдулхәсән хаҗи (1869-1941) Рөстәмхановның 1693 елгы бабасы Кучкильданың хатыны Барда районы Каенавылдан булган, димәк бу яклар безгә дә кан-кардәшләр булып чыга. Шәҗәрә бәйрәмнәрен һәр авылда үткәрергә, ерак гасырларга киткән бай тарихыбыз белән кызыксынырга, өйрәнергә кирәк. Иң мөһиме – белгәнебезне яшь буынга җиткерик, туган җиребезгә карата мәхәббәт тәрбиялик, бит киләчәк яшьләребез кулында.
Роза Гыйззәтуллина