tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гыйлемле ханымнар саны арта
Гыйлемле ханымнар саны арта

Гыйлемле ханымнар саны арта

Ульяновск шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә белем алучы шәкертләр чыгарылыш имтиханнарын тапшырдылар. Мөгаллимә Глинат хаҗия Гафарова җитәкчелек иткән өч еллык дини курсларны быел унике динкардәшебез тәмамлады.

Өч ел элек мәдрәсә бусагасын курка-курка гына атлап кергән апалар бүген инде йөзләрендә бәхет нурлары балкучы гыйлемле ханымнар. Алар кулларына Коръәни-Кәрим китабын алып, гарәп имлясында, тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп, аһәңле итеп укыйлар. Глинат хаҗия дәресләрендә шулай ук Пәйгамбәребез сөннәтләрен, фикһ фәнен, әдәп-әхлак кагыйдәләрен дә үзләштергәннәр.

Мөслимәләр имтихандагы барлык сорауларга да төпле җаваплар биреп, сынауны җиңел уздылар. Коръән-Кәримдә 114 сүрә, 660 аять булуын, фарыз гамәлләрне, намаз догаларын апаларыбыз әйбәт беләләр һәм беркайчан да онытмаслар. Сигезенче дистәсен тутыручы Ракия апа Мифтахутдинованың зиһененә күз тимәсен. Барлык сорауларга да төгәл итеп җавап бирде.

“Биләр” мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин барлык шәкертләрнең дә белемен югары бәяләде һәм, Рамазан аенда һәр көнне изге Коръән китабын укырга вакыт табыгыз, дип киңәш тә бирде.

Билгеле, Глинат ханымның да сөенече зур.

“Өч ел буе тырышуыбыз бушка китмәде. Уку елы кыска булуына карамастан, барлык шәкертләрем дә имтиханнарны “4”ле һәм “5”ле билгеләренә тапшырдылар. Киләчәктә алар белем алуларын югары уку йортларында дәвам итсәләр иде. Өлкәбез мәчет-мәдрәсәләренә гыйлемле абыстайлар бик кирәк”,- ди Глинат хаҗия.

Чыгарылыш курс шәкертләре өч ел дәвамында бушлай белем алу өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырган өчен Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафинга рәхмәтләрен юлладылар. Ә мөгаллимәләр Глинат ханым Гафарова, Талия апа Ибраһимова, Фәридә ханым Бахитова белән Гөлинә ханым Куликованың сабыр, түземле, тирән белемле булуларына соклануларын белдерделәр.

Рузия Хәлимова

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*