Питрәч районы Шәле авылында Наилә һәм Илнур Сафиннар гаиләсендә шаулап-гөрләп каз өмәсе узды. Елның елында 100 әр каз асраган бу фидакарьләр өмәгә килүчеләрне каз бәлеше, каз майлары белән майланган коймак белән сыйладылар.
“Чыгыш” чишмәсе буен да җыр-биюләр белән гөр китерде өмәчеләр. Кунаклар арасында танылган якташыбыз Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Камил Кәримов та бар иде, дип хәбәр итә районның “ак калфак” оешмасы ханымнары.