tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә «Татар теле һәм мәдәнияте көне» узды
Ульяновск шәһәрендә «Татар теле һәм мәдәнияте көне» узды

Ульяновск шәһәрендә «Татар теле һәм мәдәнияте көне» узды

Ульяновск өлкәсендә агымдагы ел «Китап елы» буларак уза. Шул уңайдан шәһәрнең «Губернаторский» мәдәният сараенда «Татар теле һәм мәдәнияте көне» үтте. Китап елына багышлап оештырыланга күрә, мәдәният сараеның фойесында китапка кагылышлы интерактив кургәзмәләр эшләде. Бәйрәмгә килучеләр татар язучыларының автографлары куелган китапларны да күрә алды.

Култамгалы дистәләгән китаплар арасында Ә. Еники, И. Юзеев, М.Мәһдиев, Х.Туфан, Т. Миңнулин кулы белэн язылган басмалар да бар иде. Ульяновскида яшәп ижат итуче язучыларның китаплары да күргәзмә залында урын алган иде. Дөнья халыкларының 25 телендә чыккан изге Коръән китаплары да тамашачыларда зур кызыксыну уятты.

Әлеге күргәзмәдә Cафиннар гаиләсендә сакланучы моннан 111 ел элек чыккан 1 х 2 см зурлыктагы изге китапны да байтаклар беренче тапкыр гына курде. Янәшәдә генә олкәнең татарлар яши торган Иске кулаткы районында 90 елдан артык татар телендә нәшер ителүче «Кумәк көч» газетасынын 50,60,70,80 һәм 90 нчы еллардагы китап итеп эшләнгән топләмәләре дә куелган иде. Ә Тукайнын «Шүрәле» һәм «Элифба» китапларының кеше зурлыгында эшләнгэн макетлары янында һәркем фотога тошә алды. Аларны бәйрәмгә килгән өлкәнең мәдәният министры Е. Сидорова да читләтеп узмады, башына чигүле калфак киеп килгән министр татар автономиясе вәкилләре белән рәсемгә төште. Чарада «Өмет» газетасына язылу почмагы да эшләде. Бәйрәмдә китап елы уңаеннан узган чараларга йомгак ясап, аларны үткәрүдә тырышлык күрсәтүчеләргә Бөтендөнья татар  конгрессының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Өлкәнең Г.Кандалый исемендәге премиянең быелгы лауреаты исемен дә игьлан иттеләр. Ул «Нур» татар театры режиссеры, жырчы һәм шагыйрә Ж. Мифтахова. Бу зур чара дөньякүләм танылган «Казан» бию ансамбле концерты белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*