tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь краена бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь краена бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь краена бара

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән 25-27 нче октябрь көннәрендә Пермь краенда булачак.

Биредә ул Пермь крае губернаторы администрациясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы А.Н. Смертин һәм Пермь крае губернаторы администрациясе җитәкчесе урынбасары Л.В. Политов белән очрашачак.

Васил Шәйхразыев Барда районына да барачак. Биредә ул XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыру комитеты утырышында катнаша. Милли бәйрәм узачак урын белән таныша.

Пермь краена сәфәр барышында биредәге татар оешмалары активы белән очрашу да каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*