Татар халкыбызның йөзек кашын, намусын, киләчәген тәшкил итүче хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гаиләдә, тормышта ана роле мөһим булуга җәмгыять игътибарын җәлеп итү максаты белән 9 апрель көнне Түбән Новгород өлкәсенең Кочко-Пожар мәдәният йортында дүртенче тапкыр «Нижгарбикә» татар хатын-кызлары конкурсы гөрләп узды.
Булдыручылар
Татар халкыбызның милли мәдәнияте белән кызыксынуны формалаштыру, иҗади элемтәләрне киңәйтү һәм ныгыту, авылда яшь белгечләрнең һөнәри, иҗади дәрәҗәсен һәм осталыкларын арттыру өчен идеяләр һәм тәҗрибә белән уртаклашу; татар гаиләсендә милли традицияләрне, халык йолаларын, гореф-гадәтләрне торгызу һәм саклау; хатын-кызларны актив җәмәгать тормышына тартуны үзенә бурыч итеп куйган әлеге чара быел да вакытсыз вафат булган Кочко-Пожар мәдәният йортының художество җитәкчесе Эльвира Мусинаның якты истәлегенә багышланган иде. Шуңа да төп оештыручылары региональ милли-мәдәни автономия, өлкә “Туган як” газетасы һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы, Сергач районы администрациясенең мәдәният бүлеге, Кочко-Пожар авыл советы һәм клубы булган бәйге Эльвира ханымның тормыш һәм хезмәт юлын чагылдырган видео-ролик белән башланып китте. Үз авыллары мәдәни тормышын саклап калу һәм үстерүгә күп көч һәм хезмәт куйган, тирән эз калдырган Эльвира Әхмәт кызы «Нижгарбикә» бәйгесенә шушы исемне тәкъдим итүче дә, шунлыктан аны уздыру урыны да дүртенче ел алмаштырылмый.
Узган елда дөньяны куркыныч астына салган коронавирус пандемиясе мәдәният өлкәсенә дә тискәре йогынты ясады, шул сәбәпле ел дәвамында клуб сәхнәләре тынып торды, чаралар оештырылмады, шул исәптә “Нижгарбикә” дә. Ә инде пандемия сәбәпле кертелгән чикләнүләр аз гына җиңеләйтелеп, мәдәният йортлары залларын алтмыш процент тамашачы белән тутыру рөхсәт ителгәч, оештыручылар “Нижгарбикә”не дә уздырырга карар кылды.
Барлык саклык кагыйдәләрен исәпкә алып, Эльвира ханымның якты истәлеген хөрмәт итеп, өлкә үзәгеннән, төрле районнардан байтак халык җыелган иде. Кочко-Пожар мәдәният йорты бу көнне, чынбарлыкта, шау-гөр килде.
Ачу мизгеле
2016, 2017, 2019 елларда үткәрелгән “Нижгарбикә”дә төшерелгән фотолар белән үрелеп барган видеодан соң чарага старт бирелде һәм сәламләү сүзе белән сәхнәгә Кызыл Октябрь районы баш имамы Харис хәзрәт Исмаилов чыкты.
“Без, ир-атлар, көчле булсак та, гүзәл затларыбыздан башка бер адым да атлый алмыйбыз”, – дип, татар хатын-кызларының бу тормышта мөһимлеген билгеләп үтте. Җыелган халыкны шушы матур чара, якынлашып килүче Рамазан ае белән тәбрикләп, өлкә Диния нәзартәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров тарафыннан Дзержинск татарлары автономиясе активисты Галия ханым Харисованы һәм Кочко-Пожар китапханәчесе Рамилә ханым Мустафинаны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Шулай ук сәламләү сүзе белән Сергач районы администрациясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Мария Катанова белән район мәдәният һәм ял итү үзәге директоры урынбасары Ольга Ваулина чыгыш ясадылар, бу чараның Сергач районы җирлегендә, кунакчыл Кочко-Пожар клубында узуына аеруча шат булуларын белдерделәр, бәйгенең озын гомерле булуын теләделәр.
Быел “Нижгарбикә” конкурсында татар хатын-кызларына хас булган иң асыл сыйфатларны үзендә туплаган җиде гүзәл зат катнашырга теләк белдерде. Бер карашка, алар гади татар ханымнары, матур тормыш алып баралар, балалар үстерәләр, эшлиләр. Шул ук вакытта, һәркайсы үзенә карата аерым шәхес, барысы да диярлек “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы активистлары. Чараны да алар, башка еллардан аермалы буларак, матур гомуми чыгыш белән башлап җибәрделәр.
Конкурсантлар
Спас районы данын быел ике катнашучы – бозлаулы китапханәче Адилә Нафеева һәм Татар Моклокасыннан Спас промкомбинатында тегүче булып хезмәт иткән Әлфия Хөсәинова яклады. Сечен районында бердәнбер татар авылы булган Красный Островтан җирле элемтә бүлеге мөдире Зифа Җаббарова катнашты.
Конкурсның иң яшь катнашучысы Пильна районы Сафажай авылыннан иде, ул да булса җирле балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвина ИМАТОВА. Сергач районыннан бу көнне туган авылы сәхнәсенә Сергачның “Надежда” балалар һәм яшүсмерләр реабилитацион үзәгендә тәрбияче булып хезмәт итүче Галия Гришина чыкты. Ә менә милли районыбыз данын бу юлы мордва кызы, Кызыл Октябрь районы администрациясендә өлкән белгеч булып хезмәт иткән, Уразавылда яшәүче Ирина Бардина яклады. Шулай ук беренче тапкыр бу бәйгедә Дзержинск шәһәреннән дә катнашучы бар иде, ул – эшмәкәр, җирле татар автономиясенең башкарма директоры Зөһрә ханым Абдулина.
Жюри
Конкурсанткалар бу көнне биш биремдә үзләренең уңган-булганлыкларын тагын бер кабат исбатладылар, ә аларның чыгышын абруйлы жюри бәяләде. Аның составында Кызыл Октябрь районының мәгариф һәм яшьләр эше комитеты җитәкчесе Рауф Вагапов, Пильна районы пенсия фонды җитәкчесе, район татарларының “Нур” оешмасы вәкиле Мирзәхләм Абдулганиев,
Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина, Татарстанның халык һәм атказанган артистлары Резеда Шәрәфиева һәм Алина Шәрибҗанова эшләделәр. Уразавыл балалар бакчасы мөдире, беренче “Нижгарбикә” конкурсы җиңүчесе Гөлнара Нәвретдинова исәп-хисапны алып барды.
Ярышлар
Ниһаять, ярышларга старт бирелде. Аларның беренчесе, гадәттәгечә, “Визит карточкасы” булды һәм бу юлы катнашучыларга үз чыгышларына нәсел шәҗәрәләрен дә кертү мөһим иде. Мөлаем ханымнар шигъри формада, булышу төркемнәре ярдәмендә үзләре, әти-әниләре, әби-бабалары, гаиләләре белән таныштырдылар. Күңелләренә ләззәт бирүче шөгыльләре, тормыш юлын нинди девиз астында узулары, нинди уңышларга ирешкәннәре – барын да бәян иттеләр, экранда фотолар, видеопрезентацияләр белән исбатлап бардылар.
Жюри әгъзалары чыгышларга музыкаль бизәлешне, хатын-кызларның сәхнәдә үзләрен ничек тотуларын, костюмнарын исәпкә алып, оригинальлек һәм артистлык критерийлары аша бәя бирде.
Икенче бирем “Матур итеп яулык бәйләү” дип билгеләнгән иде. Хәзерге заманда гади яулыкны да ничек кенә матур итеп бәйләмиләр һәм катнашучылар шуларның кайбер ысулларын күрсәтте.
Безнең татар хатын-кызлары аш-суга уңганлыклары белән дан тота. Һәм ханымнар моны конкурсның өченче – “Ак алъяпкыч билләрдә” дип исемләнгән биремендә раслады. Әлфиянең мичтә пешерелгән сумсасы, Зифаның кош теле, Эльвинаның умагы һәм күптермәсе, Адилә ханымның гөбәдиясе һәм суган бәлеше, Зөһрә ханымның чәк-чәге, Иринаның өчпочмагы, Галиянең милли ашларны нигез итеп алып, заманча ясаган бургеры, кыстыбургеры, пиццасы, тортлары – барысы да телеңне йотарлык тәмле иде һәм жюри тарафыннан югары бәяләнде.
Үз эшләрендә, иҗтымагый тормышта югары уңышларга ирешкән бу ханымнарның һәркайсы үз гаиләләрендә дә олы ихтирамга лаек кешеләр. Барысы да яраткан тормыш иптәше, ягымлы әниләр. Шуңа да дүртенче биремдә алар матур прическа эшләүдә үз осталыкларын күрсәтте. Әйтергә кирәк, эшләрнең һәркайсы күз явын алырдый матур булды. Алар арасында үзенчәлекле итеп үрелгән толымнар да, катлаулы прическалар да бар иде.
Бәйгенең соңгы һәм иң матур, күңелле биреме, әлбәттә, “Иҗади номер” булгандыр. Әлфия ханым кызы Илнара белән типтереп “Әпипә” татар халык биюен башкардылар. Эльвина булышу төркеме белән “Киленне әни белән таныштыру” күренешен сәхнәләштереп күрсәтте. Залда утыручылар аны рәхәтләнеп, елмаеп-көлеп карап утырды. Зифа да иҗади чыгыш өчен татар биюен сайлаган һәм моны бик матур башкарды. Адилә ханым күңелләрне тетрәндереп «Яшьлек иле» җырын тәкъдим итте. Галия гаиләсе, балалары белән бер дулкында булуын тасвирлап, улы Владик белән татар һәм заманча биюләрен оста башкарып, кемне дә битараф калдырмады, нәни кызы Юля да сәхнәгә чыккач, алкышлар тынмады. Кочко-Пожар клубы хезмәткәре Азат Жиһаншин акомпаниаторлыгы астында Зөһрә ханым “Туганнар” җырын сузып күңелләрне җәлеп итте. Ә Ирина ханым Рәмис Абдулкаюмов белән “Эх, тала, тала” җырын башкарып, кайнар алкышларга лаек булды.
Музыкаль тәнәфес
Бәйгеләр арасында ясалган музыкаль тәнәфес вакытында сәхнәгә чыккан Кочко-Пожарның нәни һәм яшь үзешчәннәре – Карина Клементьева, Диляра Гаязетдинова, Ләйсән Абдрахманова, «Капелька» төркеме чыгышлары, шулай ук яктан килгән кунаклар – сафаҗайлы Шәмилә ханым Айнетдинованың “Кайту” җыры, Татар Моклокасы кызлары Илнара Хөсәинова белән Гүзәл Кукаеваның “Ак чәчәкләр”не башкаруы, тукайлы Ләйсән Шакерованың һинд, ә Дзержинсктан килгән Динара Юсипованың татар биюен башкарулары бәйрәмгә аерым матурлык өстәде. Ә инде Татарстанның халык һәм атказанган артистлары Резеда Шәрәфиева белән Алина Шәрибҗанованың чыгышлары дүртенче тапкыр Кочко-Пожар җирлегендә узучы шушы бәйгенең дәрәҗәсен тагын да күтәрә төште.
Котлау сүзләрен ирештерү өчен сәхнәгә күтәрелгән өлкә татарлары автономиясе рәисе Рамил Әхмәт улы Салихҗанов та быелгы бәйгенең үткәннәренә караганда берничә баш өстен булуын билгеләп узды, оештыручыларга, катнашучы гүзәл затларга олы рәхмәтләрен белдерде. Өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллина үз чыгышында:
– Мондый чаралар аша без үзебезнең йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне кире кайтарабыз. Туган телебезнең нинди матур һәм кадерле икәнлеген күрсәтәбез, – диде.
Нәтиҗәләр
Ә инде чараның иң кульминацион мизгеле – нәтиҗәләр чыгару һәм бүләкләү иде.
Билгеле, сюрпризларсыз да бу көнне булмады. Беренче итеп “Милли көй” өлкә конкурсында беренче урынны яулаган кочкопожарлы Асия ханым Насибуллинага беренче дәрәҗә Диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Өлкә “Туган як” газетасы моннан ун ел элек гамәлгә куйган “Ел хатын-кызы” исеменә бу юлы Сергачтагы “Татар радиосы” дикторы, укытучы, бу кичәне дә матур итеп алып барган Альбина Әндәрҗанова лаек булды һәм аңа Диплом белән махсус бүләк – уникаль статуэтканы “Туган як”ның баш редакторы Олег Әндәрҗанов тапшырды.
Ә конкурсантларның һәркайсы бу көнне төрле номинацияләрдә җиңүче булды.
Жюри карары нигезендә “Иң сәләтле хатын-кыз” дип Зифа Җаббарова табылды һәм аны Кочко-Пожар администрациясе исеменнән авыл башлыгы Рөстәм Абдуллин бүләкләде.
“Хуҗабикә” дип танылган Зөһрә ханым Абдулинага Нижгар татарлары конгрессы тарафыннан бүләкне Гөлнара Абдуллина тапшырды. “Иң зирәк хатын-кыз” исемен яулаган өчен Пильна районы татарларының “Нур” оешмасы бүләгенә Эльвина Иматова лаек булды. Бүләкне аңа Мирзәхләм Абдулганиев тапшырды.
“Үз эшенең остасы” дип билгеләнгән Әлфия Хөсәиновага Татар милли үзәге исеменнән бүләкне үзәк директоры Фәрит Аймалетдинов тапшырды. Ул ук бу чарада хөрмәтле кунак булган һәвәскәр язучы Зифа Кадыровага, “Татар радиосы” хезмәткәрләре Альбина Әндәрҗанова белән Тәнзилә ханым Паламарчукка чәчәкләр бүләк итте. Шулай ук бу көнне сатуда булган Зифа ханымның китапларын алып, Сергач үзәк китапханәсенә бүләк итүен дә белдерде.
Үзенең чыгышлары белән “Тамашачы мәхәббәте” призын яулаган Ирина ханым Бардинаны Дзержинск татарлары автономиясе исеменнән Сания Азизова бүләкләде. Өлкә “Туган як” газетасы исеменнән кыйммәтле бүләкне конкурсның “Гран-При” иясе булган Адилә ханым Нафеевага газетаның баш редакторы Олег Әндәрҗанов тапшырды. Ә “Нижгарбикә-2021” исеменә бу көнне Кочко-Пожар сәхнәсен тоткан, һәр биремдә баллар буенча күпкә алдан барган Галия Гришина лаек булды. Аңа татар автономиясе һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы исеменнән кыйммәтле бүләкләрне Рамил Әхмәтович белән Зилә ханым, ә мәрхүм Эльвираның гаиләсе исеменнән махсус бүләк – “Нижгарбикә” калфагын Ибраһим һәм Галия Мусиннар тапшырды.
Барлык катнашучыларга Кочко-Пожар авыл советы депутаты, эшмәкәр Фаил Хамзин исеменнән чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Элек-электән һәм барлык халыкларда хатын-кыз һәрвакыт йорт учагын гына түгел, ә мәдәни традицияләрне һәм кыйммәтләрне дә саклаучы булып саналган. Еш кына без авыл җирендә яшәүче хатын-кызның милләтнең мәдәни традицияләрен төп саклап калучы икәнлеген онытабыз. Өлкәбезнең һәр татар авылында бүгенге көндә заман белән бергә атлаучы, үз халкының тарихын барлаучы кешеләр яши. Матур моңлы җырлар, халык биюләре, йолалар, милли ашларыбыз – татар хатын-кызларының төп байлыгы.
Ә шушындый чаралар гореф-гадәтләрне саклап калу һәм яңадан торгызу, хәзерге җәмгыять мәдәниятен баетуга һәм өлкәбезнең төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребезне берләштерүгә зур этәргеч булып тора.
Наилә Җиһаншина
Түбән Новгород өлкәсе