tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстанның Казандагы Генераль консулы Җанболат Мурзалин Лирон Хәмидуллинга һәм Хатыйп Миңнегуловка Рәхмәт хаты тапшырды
Казахстанның Казандагы Генераль консулы Җанболат Мурзалин Лирон Хәмидуллинга һәм Хатыйп Миңнегуловка Рәхмәт хаты тапшырды

Казахстанның Казандагы Генераль консулы Җанболат Мурзалин Лирон Хәмидуллинга һәм Хатыйп Миңнегуловка Рәхмәт хаты тапшырды

Язучылар берлегендә яшь шагыйрьләр кичәсе алдыннан Казахстанның Казандагы Генераль консулы Җанболат Мурзалин тәрҗемәче һәм язучы Лирон Хәмидуллинга, шулай ук галим, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегуловка казах-татар мәдәни багланышларны үстерүгә керткән өлешләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Хатыйп Миңнегулов Казахстанның Мәдәният министры Рәхмәт хаты, Лирон Хәмидуллин Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Очрашуда Генераль Консул Жанболат Мурзалин Нур-Солтан шәһәренең бер урамына татар халкының күренекле вәкиле – шагыйрь Габдулла Тукай исемен бирү карары турында да хәбәр итте. Татарстан Язучылар берлеге Рәисе Ркаил Зәйдулла әлеге уңайдан сөенче итеп консулга Тукай энциклопедиясен тапшырды.

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*