tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Программаның эчтәлеге яхшыра
Программаның эчтәлеге яхшыра

Программаның эчтәлеге яхшыра

Декабрь аенда «Дружба-Ямал» дип аталган ял һәм сәламәтләнү үзәгендә Төмән өлкәсе мөселман оешмаларының җитәкчеләре һәм имамнар өчен чираттагы уку курслары – семинар үткәрелде. Гадәттәгечә, ошбу җыелышта 60-70ләп дин әһеле катнашты. Дәресләрне бик дәрәҗәле, югары белемле, көчле галимнәр алып бара. Эчтәлекле, әһәмиятле, үзебез өчен файдалы гыйлемнәр алып кала алдык.

Быел беренче тапкыр имамнар җыелышында Татарстан Республикасы Казан шәһәреннән атаклы белгеч, танылган галим – Радик Забиров катнашты. Аңа 42 яшь, тумышы белән Ульяновск өлкәсе, Иске Кулаткы районы, Яңа Мөстәк авылыннан. 2005 елда Россия ислам университетын, 2007 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетының көнчыгыш телләре факультетын тәмамлый, тарих фәннәре кандидаты. Диссертациясенең темасы да кызыклы: «19 гасыр ахыры – 20 гасыр башы татар җәмгыятен үстерү юлларын интеллектуаль эзләү. «Көнчыгыш – Көнбатыш» проблемасы контекстында». Галим ошбу җыелышта үзенең яңарак басылып чыккан «Иса ибн Мәрьям» дип аталган китабы белән таныштырды. Барча булган имамнар, дәрес тыңлаучылар китапның эчтәлеген бик кызыксынып, зур игътибар белән тыңладылар. Китапның саны бер мең данә, бу бик аз. Дәрес тыңлаучы имамнар, ошбу китапка бик кызыгып, аны яңадан бастырып, бөтен булган төбәкләрдә аны алырга мөмкинлек булдыруны сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Уку курсларының программасы елдан ел катлаулы, эчтәлекле һәм бик мөһим дәресләр белән алып барыла. Катнашкан имамнар барысы да ошбу дәресләрне оештыручыларга – милләтләр эшләре буенча өлкә комитетына, өлкә мөселман дини идарәсенә, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковка, Әнисә ханым белән Искәндәр хәзрәт Юсуповларга үзләренең ихлас рәхмәтләрен белдерделәр.

«Үзен Ахирәттән саклаган һәм Раббысының рәхмәтен өмет итеп төн сәгатьләрендә (намазында) сәҗдә кылып һәм кыямда торып, итагать иткән кешеме (җәһәннәмгә кергән кешегә тиң) соң! Расулем! Гыйлем һәм гамәлнең шәрәфен аңлатыр өчен Әйт: «Исламны белгән һәм белгәне белән яшәгән кешеләр белән (хакны) белмәгән (шул сәбәпле, наданнарча эш йөрткән һәм адашу эчендә югалып калган) кешеләр тиң була аламы?» Аек акылларга ия кешеләр генә үгетләнә. (Мөшрикләрдә исә мондый акыл юк).

Корьән тәфсире. (39:9).

Фатыйх хәзрәт
ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*