tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсенең укытучылары съездга җыела
Түбән Новгород өлкәсенең укытучылары съездга җыела

Түбән Новгород өлкәсенең укытучылары съездга җыела

21 февраль – Халыкара Туган тел көне. Шушы уңайдан Түбән Новгород өлкәсенең татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре беренче съездга җыелачак.

Тел ул – җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсен күрсәтүче фактор. Алга киткән илләрдә тел дә үсә, камилләшә, яңа сүзләр, яңа тел чаралары белән байый, шомара. Кешенең теле бай, матур булса, гадәттә, аның аң дәрәҗәсе югары була. Кешенең үз туган телен яхшы белүе аның үз иленә, теленә, ата-анасына, әби-бабасына мәхәббәте, хөрмәте турында сөйли.

Галимнәр җир йөзендә 2500-5000 чамасы тел бар дип саный. Җирнең теләсә кайсы җиренә барып чыгып, андагы халыклар белән аралашу өчен, галимнәр 14 тел белү җитә дигән фикергә килгәннәр. Шул 14 тел арасында татар теле дә бар. Төрки телләр гаиләсеннән татар теленең сайлануы үзе үк күп нәрсә турында сөйли.

Туган телебез – татар телендә белем бирү һәм укуның дәрәҗәсен күтәрү, әлеге өлкәдәге проблемаларны барлау, Түбән Новгород өлкәсендә татар телен һәм әдәбиятын укытудагы алдынгы тәҗрибәләр белән танышу максатыннан Татар милли үзәге директоры,  “91,4- Сергач” Татар радиосы” җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов өлкәдә татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәренең беренче съездын уздыру тәкъдиме белән чыкты.

Кызыл Октябрь округы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Равил Сейфетдинов, мәгариф бүлеге башлыгы Рәүф Ваһапов бу чараны оештыру идеясен хуплап, булышлык күрсәтергә әзерлеген белдерде.

21 февральдә Уразавылда Түбән Новгорд өлкәсенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелышачак. Шулай ук күрше төбәкләрдән, Мәскәү һәм Татарстаннан да дәрәҗәле кунакларның килүе көтелә.

Тел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Мондый чаралар балаларыбыз, яшьләребезгә туган телләре – татар телен өйрәнү һәм шушы телдә аралашуның әһәмиятен аңлатуда зур ярдәм булыр иде.

радиоканал    «91,4- СЕРГАЧ» Татар радиосы»

                                    

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*