tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Камчатка крае губернаторы Владимир Солодов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Камчатка крае губернаторы Владимир Солодов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Камчатка крае губернаторы Владимир Солодов белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Камчатка краена килде. Биредә ул Камчатка крае губернаторы Владимир Солодов белән очрашты.

Шулай ук очрашуда Камчатка крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары Павел Ясевич, Камчатка краеның гражданлык җәмгыяте һәм яшьләре үсеше министры Анна Ковалык, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов катнашты.

Очрашу Владимир Солодов сәламләве белән башланды.

-Камчатка крае – илебезнең иң ерак почмагы. Шуңа карамастан, монда һәр халык үзенә урын табып, үз йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап яшәргә тырыша. Татар җәмгыяте төбәктә иң актив җәмгыятләрнең берсе.

Васил Шәйхразыев, үз чиратында, Камчатка крае җитәкчелегенә кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм губернаторны Бөтендөнья татар конгрессы тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштырып узды. Шулай ук Милли Шура рәисе федераль округларда уза торган җыеннар турында сөйләде:

-Округ утырышлары 2018 елда старт алды. Утырышта Ерак Көнчыгыш федераль округының барлык төбәк татар җәмгыятьләре җитәкчеләре катнашачак. Әлеге очрашулар тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булып тора. Быелгы округларда татар оешмалары вәкилләрен март аенда узачак Презедент сайлауларында актив катнашарга чакырабыз.

Васил Шәйхразыев 2024 елда милли бәйрәмнәребез Сабантуйны кайсы төбәкләрдә узачагы хакында да сөйләде.

-XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе Барда авылында узачак. XXIV Федераль Сабантуй Марий Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Олада уздырылачак. Алтай Республикасында “Төрки Сабантуй”,  Омск өлкәсендә Иртыш буе Халыкара Сабан туе оештыралачак. 2025 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе эстафетасын Киров өлкәсенең Малмыж районы кабул итәчәк, – диде ул.

Милли Шура рәисе Камчаткада 3 мең ярымнан артык татар яшәгәнлеген, ел саен Сабантуй бәйрәмнәрен үткәрелүен билгеләде һәм Хөкүмәт ягыннан ярдәм күрсәтүне сорады. Шулай ук Васил Шәйхразыв Камчатка крае үзәгендә мәчет төзү мәсьәләсенә тукталды:

-2 ел элек Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп уздык. Камчатка крае үзәгендә мәчет төзү өчен җир бүлеп бирү мәсьәләсен карасагыз иде. Бүгенге көндә бары тик аерым бүлмәләрдә генә гыйбадәтханәләр бар.

Камчатка крае җитәкчесе Сабан туен 20нче июльдә үткәрүне хуплады һәм ярдәм күрсәтәчәкләрен белдерде. Шулай ук Владимир Солодов мәчет мәсьәләсендә дә эш алып баруларын, агымдагы елның беренче кварталы эчендә карар кабул итәчәкләрен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*