tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Рафаэль Ильясов һәр җырчыны тигез күрә белде. Аның өчен бусы минем туган, бусы миңа ошамый дигән бүлгәләүләр ят булды»
«Рафаэль Ильясов һәр җырчыны тигез күрә белде. Аның өчен бусы минем туган, бусы миңа ошамый дигән бүлгәләүләр ят булды»

«Рафаэль Ильясов һәр җырчыны тигез күрә белде. Аның өчен бусы минем туган, бусы миңа ошамый дигән бүлгәләүләр ят булды»

9 декабрь көнне Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовның вафат булды. Татар сәнгатен, Татарстан радиосын күтәрүдә зур көч куйган шәхес 81 яшендә бакыйлыкка күчте.

Ул 50 ел гомерен радиога багышлады. Олпат шәхесне искә алып, “Татарстан радиосы” журналисты, «Пар канатлар» тапшыруы авторы Рәзин Нуруллин әнә шулай диде:
– Ул татар җыр сәнгатен генә түгел, Татарстан халыклары җырларын пропагандалауга зур өлеш керткән кеше. Әле узган ел гына сиксән яшьлек юбилеен туган ягы Чүпрәледә билгеләп үткән идек. Радиода исә 50 ел эшләде, музыкаль тапшырулар редакциясе җитәкчесе булды. Без бергә 45 ел эшләгәнбез икән. Рафаэль абый олыны – олы, кечене кече итә белә иде. Искә алуыбыз рухына дога булып барсын иде инде.

Нәфис сүз остасы, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров, бу хәбәрне ишеткәч, без артистлар кара кайгыда, диде:
– Рафаэль Ильясов – татар җыр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Ул бик моңлы җырлады, аның үзенчәлекле алымы бар иде. Радиокомитетта эшләгән дәверен дә мин игелекле хезмәт дип бәялим. Чөнки ул татар җырын дөньяга акыллы итеп, матур итеп чыгара белде. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашевалар буыныннан Рафаэль Ильясов та бакыйлыкка күчте… Алар белән бергә репертуарлары, кабатланмас башкару алымнары югалмасын иде инде. Ләкин бит радио-телевидениедә Илһам абый да, Фәридә апа да бик сирәк ишетелә. Рафаэль абыйны да шул язмыш көтмәсен иде инде. Чөнки аларны сагынып көтә, яратып тыңлый торган тамашачысы әле дә исән-сау. Шул ук вакытта бу олпатлар яшьләргә үрнәк булырлар иде. Бу җырчылар мактаулы исемне дә, дан-дәрәҗә, халык ихтирамын да эшләп алдылар. Хәзер исә мактаулы исемнәре дүртенче елын укыган студентларга уңлап-суңлап өләшә башладылар. Рафаэль абый сабыр иде, көне буена кемнәр генә кермәсен, нинди генә гозерләрен җиткермәсен – тыныч кына тыңлый белде. Ул бер кешене дә рәнҗетмәде. Һәр җырчыны тигез күрә белде. Аның өчен бусы минем туган, бусы миңа ошамый дигән бүлгәләүләр ят булды. Без аны югалтуны авыр кичерәбез…

Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева аны остазы дип атады:
— Мин Рафаэль абыйны студент чагымнан ук беләм. Ул радиокомитетта мөхәррир, ә мин җыр яздырырга йөри идем. Ул вакытта бит радио бердәнбер студия иде инде. Рафаэль ага бернинди каршылык күрсәтмичә, язылырга вакыт бүлеп бирә иде. Ул гомер-гомергә бик популяр җырчы булды. Күрәсең, җырлавымны ошатып, үз концертларына мине дә чакыра башлады. Ул чакта олпат җырчыга яшь җырчыны кушып, гастрольләргә чыгарып җибәрү гадәте бар иде. Яшь җырчы, антураж була инде ул, әлеге концертларда бик күп нәрсәгә өйрәнә. Мин дә Рафаэль абыйдан һәр чыгышны гади генә итеп, мәгълүмат белән үреп барырга өйрәндем. Рафаэль абый шул рәвешле халыкны тәрбияләде. Мин хәзер аның әнә шул алымын дәвам итәм. Халык күңелен җырчы халык җырлары, озын көйләре белән яулады. Ул аларны нечкә бер сизгерлек белән, үзенчәлеген саклап башкара, халык тын да алмыйча тыңлый иде. Кыска көйләргә караганда, аңа озын көйләр килешә иде. “Сандугач” булсынмы ул, “Олы юлның тузаны”, “Яшьлегемә кире кайтыр идем” – боларны аның башкаруында тетрәнмичә тыңлап та булмый.

Рафаэль Ильясовны бүген, 10 декабрь көнне, 10 сәгать 30 минутта 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсендә соңгы юлга озатачаклар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Рафаэль Ильясов вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*