tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти урынбасары Россиякүләм фәнни конференциядә тәсаувыфның әһәмиятен билгеләп үтте
Мөфти урынбасары Россиякүләм фәнни конференциядә тәсаувыфның әһәмиятен билгеләп үтте

Мөфти урынбасары Россиякүләм фәнни конференциядә тәсаувыфның әһәмиятен билгеләп үтте

Бүген, рабигыль-ахир аеның 24-нче көнендә (9-нчы декабрьдә), Казанда “Россия мөселман халыкларында тәсаувыф традицияләренең үзенчәлекләре” темасына фәнни конференция узды. Әлеге чараны Коръән-Кәрим һәм Пакь Сөннәтне өйрәнү үзәге оештырды.

ZOOM платформасында узган конференция эшендә Казан, Мәскәү, Махачкала, Дербент, Севастополь һ.б. шәһәрләрдән дини һәм дөньяви белгечләр катнашты.

Барлык катнашучыларны республикабыз мөселманнары исеменнән ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Ул Коръән аятьләре укыды һәм конференцияне алып баручы Фәрид хәзрәт Сәлман дога кылды.

Аннары Татарстан мөфтие урынбасары татар халкында тәсаувыф традицияләрен өйрәнүнең әһәмияте хакында чыгыш ясады.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*